Татарстан дулкынында (18.01.26)
Баянчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның тууына 80 ел.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышын без “Онытылмый торган Мостафин” дип исемләдек. Сез инде беләсез, виртуоз баянчы, композитор, аккордеончы, Татарстанның халык артисты Рәшит Шәкүр улы Мостафинның тууына 80 ел тулды.
Рәшит абыйның соңгы тапкыр Татарстан радиосына килүе 2021 елда булды. Ул вакытта музыка белгече Гөлназ Гыйльми аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур тапшыру әзерләде. Без әлеге тапшыруны тагын бер кабатлап, хәтер яңартырга булдык, димәк, аңлашыладыр, сез Рәшит Мостафинның үз тавышын ишетерсез. Кызыксынып тыңларсыз, дип уйлыйбыз,чөнки анда сез җыр һәм бию ансамблнең тарихына, анда эшләгән шәхесләргә кагылышылы кызыклы хатирәләр ишетерсез. Рәшит Мостафин үзе уйнаган һәм аның оркестры башкарган әсәрләр дә тәкъдим ителә.
Сообщение Татарстан дулкынында (18.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
