Добавить новость
ru24.net
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Динара Рәхимова: «Хыялым тормышка ашкан көн»

0

Җырчы Динара Рәхимова «Гашыйк бул син миңа» җырының яңа версиясен тәкъдим итте.

«Бүген минем өчен үзенчәлекле – күптәнге хыялым тормышка ашкан көн. Мин «Гашыйк бул син миңа» дигән легендар җырны чыгарам. Аны көен Фасил Әхмәтов, сүзләрен Ренат Харис иҗат иткән. «Гашыйк бул син миңа» – тирән, ихлас хисләр белән тулы, үзенчәлекле энергетикага ия җыр. Минем өчен әлеге җырны башка версиядә тәкъдим итү – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу релиз – бик шәхси һәм дулкынландыргыч момент. Анда минем музыкага мәхәббәтем чагыла. Минем балачак хыялым чынга ашты. Бу җыр сезнең күңелләрдә лаеклы урынын табар дип ышанам», – ди ул.

Динара җырның авторларына да рәхмәт белдергән.

«Ренат Харис һәм Фасил Әхмәтов иҗатын мин балачактан ук яратам, аларның әсәрләрендә үстем. Алар иҗат иткән җырларны тыңлаганда, үземне сәхнәдә итеп күз алдыма китерә идем. Мине татар музыкасының тулы бер тарихын язган авторларга карата чиксез хөрмәт һәм рәхмәт хисләре биләп ала», – ди ул.

Элек бу җырны Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова башкара иде.

Гашыйк бул син миңа,

Йөрәгемдә

Беркем кагылмаган хисләр бар.

Күзләремдә минем,

Бәлки, син күрерсең –

Уңмый торган җете төсләр бар...




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса