Роспотребнадзор талпан энцефалитыннан прививка ясату өчен иң кулай вакытны атады
Роспотребнадзорның Татарстан буенча белгечләре хәбәр итүенчә, февраль — талпан энцефалитыннан вакцинацияне башлау өчен иң яхшы вакыт. Бу хакта «ЮВТ-24» яза.
Яз башында, кар эри башлагач, талпаннар кышкы йокыдан уяна. Шул сәбәпле, алар активлаша башлаганчы чарасын күрүне нәкъ менә февральдә башлау хәерле.
Талпан энцефалитыннан вакцинациянең тулы курсы ай ярым вакытны ала, шуңа күрә бу процедурага алдан керешергә кирәк.
Югары куркыныч төркеменә керүчеләр өчен вакцинация мәҗбүри:
- Урман хуҗалыгы эшчеләре;
- Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре;
- Геологлар һәм тикшеренүчеләр һ.б.
Бу кешеләргә прививка түләүсез ясала.
2026 елда барлыгы 12 802 кешене прививкалау планлаштырыла: аларның 6427-се вакцинаның беренче дозасын алачак, калганнары ревакцинация узачак.
