Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россия Банкы төп ставканы 15,5 процентка төшерде

0

Россия Банкы директорлар советы 13 февральдә узган утырышта төп ставканы 50 базис пунктка киметеп, еллык 15,5% дәрәҗәсенә төшерде. Бу хакта регулятор хәбәрендә әйтелә.

Бу — акча-кредит сәясәтен йомшартуның хәзерге циклы кысаларында ставканың инде алтынчы тапкыр рәттән киметелүе. Әлеге цикл 2025 елның 6 июнендә башланган иде. Шул вакытта Үзәк банк өч елдан соң беренче тапкыр ставканы берьюлы 100 базис пунктка — еллык 20%ка кадәр төшерде.

Аннары тагын дүрт этап киметү булды: 25 июльдә ставка 18%ка, 12 сентябрьдә — 17%ка, 24 октябрьдә — 16,5%ка, 19 декабрьдә 16%ка кадәр төшерелде. Гомумән алганда, цикл башыннан күрсәткеч 5,5 процент пунктына — рекордлы 21%тан 15,5%ка кадәр кимеде, дип яза «Татар-информ».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса