Добавить новость
ru24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

«Һәркемнең күңелендә Фәтхулла хәзрәте бар»: Дилбәр Булатова Фатих Әмирханны яңадан ачкан

0

Парлы сүзләр — Әмирханның «яшерен коралы»

Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «XX гасыр иҗтимагый-мәдәни контекстында Фатих Әмирхан» дип атаган иде. Анда Уфа Фән һәм технологияләр университетыннан да галимнәр катнашты. Биредә укытучы Дилбәр Данис кызы белән сөйләшеп алдык.

Дилбәр Булатова хезмәттәше, университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина белән

Фото: «Тулпар» журналы, Илдус Фазлетдинов

Фатих Әмирхан иҗади мирасы ниләр белән үзенчәлекле?

– Конференциягә әзерлек барышында мин Фатих Әмирханның иҗатын тагы бер тапкыр күз уңыннан үткәреп чыктым. Һәм үземә якын теманы сайлап алдым. Соңгы вакытта татар телендә парлы, редупликатлы сүзләр белән кызыксынам. Бу лексик катлам бөек язучының әсәрләрендә ничек чагылыш тапканын анализларга булдым. Тикшеренү нигезендә шундый нәтиҗәләр булды: Фатих Әмирхан парлы төзелмәләрне үтә дә иркен кулланган һәм алар әсәрләргә гаҗәеп сурәтләү көче бирә, аларның образлылыгын, тәэсирлелеген, динамикасын арттыра.

Мәсәлән, хәрәкәт портетын тудыруда, ә Фатих Әмирхан хәрәкәткә нык игътибарлы, тәңгәл редупликативлар гаять зур роль уйный. Бәлки, биредә психологик сублимация дә үз ролен уйнагандыр. Әйтергә кирәк, парлы лексик төзелмәләр татар теленең борынгы лексикасына карый. Аларның кулланылышына карап, авторның телне белү дәрәҗәсен чамалап була. Кайчак вакытлы матбугат битләрендә сөлге буе полосада сыңар парлы сүз яисә редупликатив очрата алмыйсың, чөнки текст рус теленнән тәрҗемә ителгән. Ясалма акыл әлегә татар теленең бөтен байлыгын да куллана алмый.

Ә инде Фатих Әмирхан, шиксез ки – тел остасы. Әйтик, тәңгәл редупликативлар бер җөмләдә хәтта өчәр тапкыр кулланыла ала: «Хәзрәт, лышык-лышык борынын тартып, антлар итә-итә, егетнең басып торган урынын күрсәтә һәм күзләре белән бүлмәне кат-кат актара иде». Фатих Әмирхан иҗаты бүгенге көндә дә әдәби кыйммәтен югалтмый. Аның әдәби мирасы – татар халкының зиннәтле байлыгы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«100 ел элек смартфоннарны каян белгән?»

Фатих Әмирханның нинди әсәрләрен укырга киңәш итәр идегез?

– Әлбәттә, иң уңышлы әсәрләренең берсе – «Фәтхулла хәзрәт», мин аны гаҗәпләнеп, сокланып укыдым. Биредә автор үзенең акыл көче белән киләчәккә сәяхәт кыла. Әлеге көндәлек тормышыбызда гадәти әйберләргә әверелгән смартфоннар, лифтлар, самолётларны сурәтли. Әйе, боларсыз бүгенге көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Тик ул чор, үткән гасыр башы кешесе өчен алар бит ят күренешләр… Лифт һәм самолетлар уйлап чыгарыла башлаган дисәк тә, экранлы телефоннар барлыкка киләчәген ул ничек фаразлый алган?..

Аннары, Фәтхулла хәзрәт характеры бирелеше кызыклы. Ул, бер яктан, темпераментлы, шактый көчле нәфес сыйфатларына ия, хис-тойгыларын тыеп торырга гадәтләнмәгән актив, үҗәт зат. Икенче яктан, биологик ихтыяҗлары, үз теләк-омтылышлары булган гап-гадәти бер кеше. Таныш булмаган шартларда яңадан терелтелгәч тә, бер дә йөрәге ярылып үлми, акылдан язмый, киресенчә, исән калырга, мохиткә яраклашырга, өстәвенә, тирәлекне үз файдасына борырга тырыша.

Билгеле ки, Фатих Әмирхан дин әһеленә югары таләпләр куя, аның килешмәгән сыйфатларын күпертеп сурәтләп, ачы сатира утына тота. Әмма автор идеясеннән тыш, геройның үз холкы, үз тормыш фәлсәфәсе гаять көчле. Бу күренешне персонажның авторга буйсынмау очракларының берсе дип атарга мөмкин. Фәтхулла хәзрәт гүя автор билгеләгән чик-кысаларга сыя алмый һәм бер гасырдан соң да һич картаймый, искерми. Чөнки ул, һәртөрле догмаларга ябышып ятучы тар карашлы дин әһеленнән бигрәк, экстремаль шартларда (яңа мохит, яңадан терелү хәл-вакыйгаларында һәм үз чоры кагыйдәләренә тулысынча буйсынган утопик һәм массакүләм монолит «киләчәк заман» публикасы фонында) җан сакларга тырышучы буларак та кабул ителә, хәтта ки үзенең гаять теремеклеге, экспрессивлыгы белән үз итү хисе уята.

Болай уйлаучылар мин генә түгел икән. Мәсәлән, хезмәттәшем Илдус Фазлетдинов үз чыгышында Фәтхулла хәзрәтне татар фольклорындагы Хуҗа образы белән чагыштырды. Ничек кенә булмасын, Фәтхулла хәзрәтләр бүген дә бар; һәркемнең күңел төбендә үзенең Фәтхулла хәзрәте – үз фобияләре, мин-минлеге, инстинктив хис-тойгылары – яшеренгән. Фатих Әмирханның гениаль таланты да шунда – психологик тирәнлекләрне әдәби образ аша гәүдәләндереп бирә алуда.

Һич кенә дә искерә торган әсәр түгел. Әсәрнең кыйммәте дә аның һәр дәвердә дә актуаль булып калуына бәйле.

Шулай ук «Хәят» повестен дә укып чыгарга киңәш итә алам. Төп образ – Хәят, ул шәхси бәхеткә омтыла. Үзе яшәгән шартларга риза булмыйча, тормышында яңалыклар тели. Гомумән, бу теләк һәр яшь кешегә хас булган хис, омтылыш. Ләкин бүгенге көн белән чагыштырып караганда, без барыбыз да Хәят омтылган идеяләргә туры килгән тормышта яшибез сыман. Әмма барыбыз да бәхетлеме соң? Бәхет сере чишелеп беткәнме? Сорау ачык кала. «Хәят» – яшьләр өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч әсәр, дип исәплим.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рәхмәт яусын, хәзер менә үземнең дә шушы әсәрләрне укып чыгасым килә башлады.

– Мин конференциягә әзерлек барышында бу язучыны үзем өчен яңадан ачтым. Студент чакларда әсәрләрен укыган булсак та, бүгенге күзлектән укып чыккач – Фатих Әмирхан белән күзмә-күз аралашкан шикелле булдым.

  • Дилбәр Булатова – Татарстан һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты. Күпсанлы китаплар авторы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса