Татарстанда «Хезмәт ветераны» исеме ничек бирелә һәм нинди ташламалары була
Татарстанда «Хезмәт ветераны» исеме булган 120 300 кеше исәпләнә. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган брифингта хәбәр итте, дип «Челнинские известия» яза.
Министр әлеге мактаулы исемне бирү шартларын аңлатты. Беренче чиратта, дәгъва итүченең тиешле хезмәт стажы булырга тиеш: хатын-кызлар өчен — 20 ел, ир-атлар өчен — 25 ел. Моннан тыш, ул Советлар Союзы яки Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләренә, шулай ук ведомство бүләкләренә ия булырга тиеш.
«Ведомство бүләге кешенең кайсы тармакта эшләвенә карап, федераль башкарма хакимият органы норматив акты белән билгеләнә. Сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы учреждениеләре өчен — бу тиешле министрлыкның мактау грамотасы. Мәгариф, транспорт һәм финанс тармаклары өчен — күкрәк билгесе», — дип аңлатты Зарипова.
Хезмәт ветераннары өчен айлык ташламалар каралган. Аларга 656 сум күләмендә акчалата түләү бирелә (ул транспортта йөрү чыгымнарын каплый), торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент күләмендә субсидия, телефон өчен ташлама, шулай ук су транспорты һәм электричкаларда йөрүгә ташлама каралган.
Шулай да мөһим искәрмә бар: ташламалар ветеранның кереме 23 мең сумнан артмаган очракта гына бирелә.
