Добавить новость
ru24.net
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Халык шаркылдап көлде инде»: Илфат Әскәров спектакль вакытындагы кызык хәлләрне искә ала

0

Татарстанның атказанган артисты, Чаллы драма театры артисты Илфат Әскәров спектакльләр вакытында булган кызык хәлләр турында сөйләгән.

Әле иске бинада уйнаган вакытыбыз иде. Мин – «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролендә. Хәлилне үтергәч, мин ут сүнгән мизгелдә, караңгыда сәхнәдән чыгып китәргә тиеш идем. Безнең анда уртада бәләкәй генә ярык бар. Караңгыда мин аны таба алмадым, эзләдем-эзләдем. Утны яндырдылар, ә «үлгән» Хәлил, чыгып китә алмыйча, сәхнәдә басып тора. Күз алдына китердегезме? Ярты метр гына барып җитмәгәнмен шул ярыкка. Халык башта шаркылдап көлде инде, аннан онытканнардыр, бәлки.

Яңа бинада да күптән түгел бер кызык хәл булды. Безнең Инсаф Хидиятуллинда кайбер хушбуйларга аллергия. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен уйнаганда, антракт вакытында сәхнәдә дискотека бара. Күрәсең, шунда менгән берәр ханымның хушбуй исе ярамаган, Инсаф төчкерә башлады. Мин җырлаган мәлдә авып китәргә тиешмен, ә арттагы 3 егет мине тотып ала. Инсаф төчкерә башлагач, алар мине тотарга кирәклеген онытканнар. Көлеп утыралар. Җиргә барып төшәргә аз гына калган иде, – дип искә ала ул сәхнәдә булган көтелмәгән хәлләрне.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса