«Фастфуд һәм камыр ризыклары»: нинди ризыклар тромб китреп чыгарырга мөмкин?
Чипсылар, ысланган ризыклар, каймак һәм ак май тромбоз барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Дарья Русакова сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.
Ул искәрткәнчә, фастфудны, кондитер ризыкларын, сөткә-майга изелгән камыр ризыкларын һәм чипсыны артык күп ашау тромблар барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу ризыкларда трансмайлар, шикәр һәм тоз бик күп була. Шулай ук ысланган ризыклар да бу авыру ихтималын арттыра, чөнки алар кан әйләнешен боза һәм кан басымын күтәрә.
«Майлы ит, субпродуктлар, ак май, сыр, шулай ук 20-30 процент майлылыктагы сөт өсте һәм каймак шулай ук канның үзлелеген һәм канда холестерин күләмен арттыра, шуңа күрә атеросклероз һәм тромблар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин», – дигән табиб.
Моннан тыш, организм сусызланганда да тромблар барлыкка килү куркынычы арта. Шуңа күрә диетолог көненә кимендә 1,5 литр су эчәргә киңәш итә.
Томатлар, җиләкләр, диңгез балыгы, салкын ысул белән сыгылган җитен мае һәм авокадо тробмлар барлыкка килү куркынычын киметә ала, дигән белгеч.
