Добавить новость
ru24.net
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

«Көчле ташу ихтималы бик зур»: Татарстанда кар эрүгә ничек әзерләнәләр

0

Татарстан халкын юлларның юылуы, авылларны су басу, ягъни язгы ташу куркынычы борчый. Кыш буена кар шулкадәр күп яуды, елгаларның ярларыннан ташып агу һәм башка күңелсезлекләр куркынычы бик югары. Республиканың язгы ташуга ничек әзерләнүе турында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган утырышта сөйләделәр.

«Быелгы язгы ташуга фаразлар – борчулы»

Узып киткән кыш бар кешене дә мул кары белән шаккаттырды – түбәләр явым-төшем күләменә түзә алмады, күпкатлы йортлар ишегалдында кар көртләре икенче кат биеклегенә кадәр җитте. Бу кадәр карның ничегрәк эриячәге күпләрне борчыды. Термометр баганалы плюскә күтәрелде, һәм инде республиканың кайбер торак пунктларында проблемалар барлыкка килә башлады. Су басу турында хәбәрләр көн саен килә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Министрлар Кабинетының язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре буенча комиссиясендә.

«Быелгы язгы ташуга фаразлар – борчулы. Кыш буена явым-төшем күләме климатик нормадан артып китте, шул сәбәпле, көчле ташу ихтималы бик зур. Узган еллардагы язгы ташуларны анализлау кайбер проблемалы мәсьәләләр булуын ачыклады. Бу гидротехник корылмаларның начар хәлдә булуы, елга үзәннәрен чистарту һәм турайту, ярларны ныгыту һәм төпләрне тирәнәйтү эшләре кирәклеге», – дип сөйләде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин: «Кыш буена явым-төшем күләме климатик нормадан артып китте, шул сәбәпле, көчле ташу ихтималы бик зур»

Фото: © prav.tatarstan.ru

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең 2 һәм 3 февральдәге күрсәтмәләре нигезендә җирле үзидарә органнарына һәм оешмаларга язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм нәтиҗәләрен йомшартуга юнәлдерелгән оештыру-гамәли һәм контроль чаралар комплексын үтәүне тәэмин итү йөкләнде.

«Язгы ташу вазгыяте начар булган очракта, су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 218 торак пункт, 13 409 кеше яшәгән 5,7 мең торак йорт, 9 социаль әһәмияттәге объект, 55 автомобиль юлы участогы һәм 28 автомобиль күпере эләгергә мөмкин», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Әгәр алда әйтелгән фаразлар чынга ашса, районнарга югары әзерлек режимына күчәргә, ә су басулар очрагында – ашыгыч рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертергә туры киләчәк, диде ул.

Хәзерге иң күп кар Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач районнарында һәм Казанда

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Татарстан буенча кар күләме – нормадан 161 процент»

«Су запасы күп булу сәбәпле, Лаеш районында куркыныч күренеш – янау күзәтелә. Аннан соң Идел алды – монда иң күп кар запасы. Бу Кайбыч һәм Буа районнары. Аннан соң Тәтеш районы. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгы игътибар итсен иде», – дип сөйләде Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.

Быел туфрак дымлылыгы 99 процент, ә туңу тирәнлеге күп түгел – нормадан 12 проценттан 43 процентка кадәр. Су объектларында боз калынлыгы зур түгел, димәк, боз киткән вакытта тыгымнар ихтималы да аз, дип сөйләде ул.

Хәзергә иң күп кар Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач районнарында һәм Казанда. 15 мартка булган мәгълүматлар буенча, монда кар нормадан 233 процент, ә кар катламы калынлыгы урыны белән 70 процентка җитә. Тулаем алганда, Татарстан буенча кар күләме – нормадан 161 процент.

Сергей Захаров: «20 – 25 апрельдә Куйбышев сусаклагычының боздан тулысынча арынуы көтелә, бу күпьеллык даталар чигендә»

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Исәпләүләр буенча, төп процесслар апрельнең беренче декадасына туры килә. 20 – 25 апрель аралыгында Куйбышев сусаклагычының боздан тулысынча арынып бетүе көтелә, ягъни бу күпьеллык даталар чигендә. Су агымында суның максималь күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 20-80 сантиметрга биегрәк булыр дип көтелә. Язгы ташу вакытында Гөбенә, Карлы, Кече Чирмешән, Берсут елгаларында су күләме куркыныч билгеләргә кадәр җитәргә мөмкин», – диде метеоролог.

Сергей Захаров сүзләренчә, апрельдә, майда һава температурасы соңгы еллардагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак.

Язгы ташуга әзерлек өчен Татарстанда әле җәен һәм көзен үк якынча 513 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга 30 гидротехник корылма төзекләндерелгән, 40 километр сулык чистартылган, 11 меңнән артык суүткәргеч торба урнаштырылган һәм чистартылган, шулай ук башка төр чаралар башкарылган, дип сөйләде Татарстанның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.

«Республика күләмендә һәм Татарстандагы һәр муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә «Ташу» оператив планы эшләнде. Ташуга каршы чаралар башкару өчен 19 меңнән артык кеше һәм 4 мең берәмлек техника һәм 122 берәмлек йөзү чарасыннан торган төркем төзелде. Һава разведкасы өчен ике берәмлек авиация техникасы, бер БПЛА куллану планлаштырыла», – диде министр урынбасары.

20 районда су басуга бирешүчән 25 торак пункт халыкка экстрен рәвештә хәбәр тарату зонасы чикләренә кертелгән, дип өстәде ул. Куркынычларны киметү өчен кече елгаларда боз киткән вакытта тыгымнарны бетерү эшләре башкарылачак.

«Боз тыгымнары белән көрәшнең иң нәтиҗәле һәм арзан ысулларының берсе – бозны каралту һәм кисү. Бу күпер тирәләрендә, шулай ук тыгымнар куркынычы булган урыннарда куркынычларны сизелерлек киметергә булыша. Республиканың 20 районында су объектларында 46 тыгымнар куркынычы булган участок бар. Анда бозны каралту һәм кисү, шулай ук башка эшләр алып барыла», – дип өстәде Николай Суржко.

Фото: © prav.tatarstan.ru

7 районда гомуми озынлыгы ике километрдан артык булган 11 участокта бозны каралтканнар, әлегә томалану куркынычы булган бер участокта гына бозны кискәннәр. Әмма бу 6,5 процент кына, ә бу бөтенләй дә җитәрлек түгел, диде Николай Суржко.

«Боз шартлату эшләре елгалар ачыла башлагач гадәттән тыш хәл куркынычы янаганда оператив вазгыятькә карап башкарылачак. Шартлату эшләре башкару өчен Казан танк училищесыннан шартлатучылар командасы билгеләү өчен Үзәк хәрби округ белән хезмәттәшлек оештырылды. 17 мартка булган мәгълүматлар буенча, 8 районнан 17 торак пункт янындагы 10 су объектында шартлату эшләренә гариза килде», – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, күперләр һәм юллар төзекләндерү, елга үзәннәрен чистарту һәм турайту, төпләрне ныгыту эшләре дә көтелә.

«Игътибар җәлеп итәсе килгән тагын бер проблемасы мәсьәлә – куркыныч экзоген геология процесслары, нәкъ менә ярларның юылуы һәм җимерелүе, ишелеп төшүе. Болар язгы ташу вакытында, бигрәк тә кар тиз эрегәндә һәм елга-инешләр югары күтәрелгәндә көтелә», – диде ул.

Күперләр һәм юллар төзекләндерү, елга үзәннәрен чистарту һәм турайту, төпләрне ныгыту эшләре дә көтелә

Фото: © «Татар-информ»

«Республикада 115 плотина ерылып киткән очракта, автомобиль юлларының өлешләре юылырга мөмкин»

Утырышта автомобиль юллары торышына аерым игътибар юнәлттеләр. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы язгы ташу ихтималына тулы куәтенә әзерләнә. Трассаларда юллар аркылы су агарга мөмкин булган потенциаль куркыныч урыннар билгеләнгән, ясалма корылмалар тикшерелгән, су агыза торган торбаларның тишекләрен һәм кече күперләрне кардан һәм боздан чистарту башланган. Бүген авария-торгызу эшләре башкару өчен материаллар һәм авыр техника әзерләү эшләре алып барыла инде.

«Бүгенгә федераль әһәмияттәге автомобиль юлларындагы 168 күпер корылмасы язгы ташуга әзерләнгән. Су агыза торган 1076 торбаның 660ы кардан чистартылган. «Главтатдортранс» балансында 1087 күпер кичүе бар, аларның 1058 – гомуми саннан 97 проценты – язгы ташу суларына әзер. Елга юллары үлчәнә, су үлчәү рейкалары урнаштырыла. Су агыза торган 8250 торба чистартылган – бу гомуми санның 67 проценты», – дип сөйләде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Фото: © Фото: prav.tatarstan.ru

Ташуны кисәтү буенча зур эшләр алып барыла – шуышмалар барлыкка килергә, ишелергә мөмкин булган чокырлар, канаулар һәм күтәрмәләр кардан чистартыла. Шулай ук тимер юл аркылы кичүләрдә су агыза торган корылмаларны чистарту эшләре дә башкарыла.

«Республикада 34 муниципаль берәмлектәге 115 плотина ерылып киткән очракта, автомобиль юлларының өлешләре юылырга мөмкин. Муниципаль берәмлекләргә аларны тикшерергә һәм ташу вакытында юылулар булмасын өчен суны үз вакытында төшерүне тәэмин итәргә тиеш. Су күләме арткан очракта, башкарма комитетларның тиешле мәгълүматны Татарстан Транспорт министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә юллауларын сорыйм», – диде ул.

Түбән урнашкан күперләр өчен дә борчылу бар. Буа районында шушындый ике күпер аеруча зур борчылу уята. Анда көн саен боз калынлыгын үлчәп торалар, ә тискәре фаразлар чынга ашса һәм ташу башланса, анда хәрәкәтне ябачаклар.

«Ташу турында хәбәрләргә вакытында җавап бирү һәм ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча карарлар кабул итү өчен кирәкле мәгълүматны үз вакытында бирү мөһимлеген тагын бер кабатлыйм», – дип йомгаклады министр урынбасары.

Яңгыр сулары һәм хуҗалык-көнкүреш канализацияләрен норматив хәлдә тоту өчен ел саен республика бюджетыннан акча бүленеп бирелә

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Казанда 386 йорт потенциаль су басу зонасына керә»

«Быел министрлыкка караган «Татлизинг» оешмасы 160 миллион сумлык материал һәм җиһаз сатып алды, кирәк булган очракта алар муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк. Шул исәптән, 7 мобиль мотопомпа бар, өстәмә рәвештә тагын 11 мотопомпа алына», – дип сөйләде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дамир Шәйдуллин.

Ташу булган очракта, яшәүне тәэмин итә торган объектлар өзлексез эшләсен өчен авария бригадалары оештырылган. Ташуны кисәтү өчен яңгыр сулары юлларын, канализация коеларын һәм дренаж каналларын кардан һәм боздан чистарталар.

Зарарланган объектларны төзекләндерү һәм кире торгызу өчен дежур бригадалар төзелгән, ташу вакытында авария хәлләрен бетерү өчен туфрак һәм материаллар, җиһазлар запасы булдырылган.

Дамир Шәйдуллин: «Территорияләрне су басудан саклау һәм кар суларын агызып җибәрү өчен яңгыр сулары канализацияләренең үткәрүчәнлеге зур әһәмияткә ия»

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Территорияләрне су басудан саклау һәм кар суларын агызып җибәрү өчен яңгыр сулары канализацияләренең үткәрүчәнлеге зур әһәмияткә ия. Яңгыр сулары һәм хуҗалык-көнкүреш канализацияләрен норматив хәлдә тоту өчен ел саен республика бюджетыннан акча бүленеп бирелә. 2025 елда бу максатларга 400 млн сум бирелде, 111 километр челтәр чистартылды», – дип сөйләде министр урынбасары.

Казандагы вазгыять турында аерым сөйләделәр. Шәһәрдәге Борисоглебское, Коры Елга, Савиново, Красная Горка, Җиләк Бистәсе, Салмачы, Первомайский, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка, Самосырово бистәләре су басу зонасына керергә мөмкин. Мәгълүматларны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров китерде.

Су басуның потенциаль мәйданы 12,6 квадрат метр, аңа 386 йорт эләгә, аларда 1223 кеше яши.

«Вазгыять катлауланган һәм халыкны эвакуацияләү таләп ителгән очракта, шәһәрдәге һәр районда кешеләрне вакытлыча урнаштыру һәм тукландыру пунктлары каралган. 22 вакытлыча яшәтү пункты якынча 5 мең кешене кабул итәргә әзер. Шулай ук зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен медицина оешмалары да билгеләнгән. Администрация вәкилләре кар сулары астында калырга мөмкин булган урыннарны көн саен урап чыга», – диде ул.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса