Организмга аксым җитмәүнең 10 билгесе
Табиб-онколог Владимир Ивашков кеше организмына аксым җитмәү билгеләрен атады. Бу хакта «Аргументы и Факты» газетасы яза.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, терлек аксымы ашап яшәгән кешеләрнең 30 проценты тәүлеклек нормага җитми, дигән ул.
Аксым җитмәү билгеләре: чәч коелу, тырналган урыннарның озак төзәлүе, гел баллы әйбер ашыйсы килү, кул-аяклар шешенү, мускул тукымасы кимү һәм май катламы арту, ОРВИ белән еш чирләү, тырнаклар сыну, хәлсезлек һәм көч булмау, шомлану һәм йокы начар булу, даими ачлык хисе кичерү.
