Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Июль
2023

Танылган актриса ни сәбәпле үзенә кул салган?

0

Танылган актриса Ольга Шувалованың үзенә кул салган, бәхеткә аны коткарып калганнар.

Актриса Арбатта фатир арендалап яшәгән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киләләр, организмында күп дару булу сәбәпле, аны үзенә кул салырга теләгән дип уйлыйлар. Табиблар аның организмын чистарта, ул исән калачак, дип яза газета. Ольга үзенә кул салганын таныган.

Ольга Шувалова Вячаслав Бутусовның «Девушка по городу гуляет босиком» клибында төшә. Шушы роле аңа танылу китерә. Аннары аңа «Агент национальной безопасности», «Улица разбитых фонарей», «Защита свидетелей» сериалларында рольләр бирәләр. Аннан соң аны тормыш төбенә төшкән кызлар – фахишә, наркоманка рольләрен уйнарга чакыра башлыйлар. Ул «Счастье мое», «Итальянец», «Все умрут, а я останусь» фильмнарында уйный.

Шушы фильмнардан соң кыз таныла. «Все умрут, а я останусь» фильмы өчен ул Европа кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен бүләкләнә.

Әмма соңгы араларда, олыгаю сәбәпле, аңа мондый рольләрне дә бирми башлыйлар. Ул үзенә бикләнә, анда психологик проблемалар башлана. Актрисага 37 яшь, аның кызы һәм кечкенә улы бар. Ул соңгы араларда үзенә урын таба алмый газапланган. Ул бик нык ябыккан да. «Ничек ябыктыгыз?» дигән сорауга ул социаль челтәрдә: «Аз ашап» дип җавап биргән. Шушы стресслар нәтиҗәсендә ул тормышына нокта куярга теләгән, ахры, дип яза «Московский комсомолец». Соңгы чик – коммуналь фатирдагы күршесе белән талашу була. Актриса аңа янап смслар яза, аннары куркыныч гамәлне эшли.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
Юлия Путинцева

Теннисистка Путинцева: решила выступать за Казахстан из-за лучших условий






Социальный фонд проинформирует самозанятых о формировании пенсионных прав

Осуждённые за убийство в Подмосковье получили 18 и 22 года колонии

Верховный суд России впервые признал гадалок мошенниками

В Москве осудят мужчину за убийство 48-летней давности из-за проигрывателя