Электр юрганына ут капканнан соң, пенсионер хатын вафат булган
23 гыйнварда иртәнге 6лар тирәсендә, Мәскәүнең Правда урамында бер йорттагы фатирда электр юрганына ут капкан. Янгын сүндерүчеләрне 4нче каттагы фатирда яшәүче ир-ат чакыра. Ул үзенең фатирында барысы да тәртиптә булса да, төтен исе сизә һәм янгын сүндерүчеләр чакырта. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, подъездга төтен исе тулган була инде. Коткаручылар ут чыккан фатирның ишегенә кага, тик ачучы булмый. Ишекнең биген болгарка белән кисәләр һәм фатирга керәләр. Йокы бүлмәсендәге караватка ут капкан була, ә анда өстенә ут үрләгән өлкән яшьтәге хатын-кыз яткан.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Янгынны сүндерәләр, хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтәләр, тик соң була.
«Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр юрганындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Шул юрганны ябынып йоклаган 69 яшьлек пенсионер хатын-кыз һәлак булды. Зәһәр төтенне бераз гына сулау да аның өчен аяныч тәмамлана», – дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
МЧСта шулай ук медицина факты турында да искәрткәннәр: йоклаган вакытта кеше ис сизүдән туктый икән. Бу уңайдан төрле тикшеренүләр бар, мәсәлән, йокының төрле фазаларында кискен ис кешене уятырга мөмкин, тик бу кагыйдә дә һәрвакыт эшләми.
Бу фаҗигадә исә, хатын-кыз ток сугудан да, хәтта пешүдән дә үлми. Үлем сәбәбе – сөрем газы белән агулану, шуның аркасында, пенсионер хатын-кыз башта аңын югалта. Фатирда төшерелгән кадрларда күренгәнчә, бүлмәнең интерьеры шул килеш – хәтта пәрдәләргә дә ут кабарга өлгермәгән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Мондый фаҗигаләрне кисәтә торган бердәнбер ысул – янгын турында хәбәр җибәрә итә торган җайланма кую. Ул түшәмгә беркетелә һәм батареядан эшли. Әгәр төтен исе сизеп ала икән, шундук кычкыра башлый. Мондый җайланма тирән йокыдагы кешене дә уята ала. «Извещатель» 300 сум чамасы тора.
Электр юрганы ничек эшли?
Ул гадәти юрганнан әллә ни аерылып тормый, бары тик астында чыбык була, һәм ул розеткага тоташтырыла. Иң яңа модельләрдә җылытуның төрле режимнары була, 2-3 сәгать узгач, үзеннән-үзе сүнә торганнары да бар. Электр юрганына тышлык кидертелми, өстенә каплап яки тышсыз гына ябыналар.
Электр юрганы катламнары арасында нечкә һәм сыгылмалы чыбыклар куела. Алар, юрган моделенең куәтенә карап, 35-60 градуска кадәр җылына.
«Кыйммәтле юрганнарда саклау системасы була. Нык җылынган вакытта, чыбык-җепләрнең бер өлеше бик кыза, ток килми башлый, һәм система сүнә. Әмма, әгәр чыбыкта кыска ялганыш була икән, ут кабудан котылып булмый. Электр юрганнары 1000нән башлап 15 000 сумга кадәр тора. Кышын суык булгач, аңа ихтыяҗ бик зур. Ешрак, әлбәттә, арзанлырак модельләрне алалар. Бу популяр бүләкне еш кына Кытай интернет-кибетләреннән заказ ясап кайтарталар. Минем практикада мондый төр юрган белән фаҗигале очраклар булганы юк иде. Еш кына чыбыклары сафтан чыккач, аларны гарантия буенча тапшыралар», – дип аңлаткан көнкүреш техникасы кибетендә консультант булып эшләүче Кирилл Лясов.