Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Ноябрь
2024

Спорт белән шөгыльләнүчеләр җыелган үзәккә машина килеп кергән, 35 кеше үлгән

0

Дүшәмбе көнне Кытайда фаҗига була: кроссовер машина бик күп кешене таптый. Бу кешеләр ачык һавада спорт үзәгендә спорт белән шөгыльләнә торган булган. Кимендә 35 кеше үлүе расланган. Тагын 40тан артык кеше имгәнгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Хокук саклаучылар белешмәсе буенча, машина белән 62 яшьлек ир-ат идарә итә, ул качарга маташа, тик аны полиция тиз тоткарлый. Фамилиясе Фань була.

«Полиция хезмәткәрләре тапканда, Фань машинада үзен яралап утыра. Аны тиз туктаталар һәм хастаханәгә илтәләр. Муены җитди имгәнү сәбәпле, ул аңында түгел, аннан сорау алып булмый», – дигәннәр ведомствода.

Якынча версия буенча, Фань хатыны белән аерылышкач, милекне бүлү белән килешми. Шуннан фаҗига килеп чыга.

Зыян күрүчеләрнең күбесе урта һәм өлкән яшьтә булган, араларында үсмерләр һәм балалар да бар. Хәзер үзәкне япканнар, диелә хәбәрдә.

РИА Новости белешмәсе буенча, фаҗига җирле вакыт буенча 19.48 сәгатьтә була. Кешеләрне таптаган машина йөртүчесе комада.

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин машина йөртүчене җинаятьче дип атый һәм аны каты, закон буенча җәзага тартырга куша. Шулай ук ук яраланучыларны коткару өчен бар көчне куярга, зыян күрүче гаиләләргә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирә.

Гуанчжоуда Россия консуллыгы «РИА Новости»га белдергәнчә, әлеге хәл вакытында Россия кешеләре зыян күрү турында хәбәр юк.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев отреагировал на слова Циципаса о том, что его вымотала интенсивность ATP-тура






Суд не отпустил из СИЗО экс-мэра Сочи Копайгородского

Танцевальный коллектив из Алтайского края стал лауреатом национальной премии "Щелкунчик"

Помощник Путина заявил, что Молдова может перестать существовать: реакция МИД

Три человека пострадали при пожаре в 47-этажном доме на северо-востоке Москвы