Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Декабрь
2024

«Мизгел эчендә үлде». Ишегалды себерүче ир-ат таудан шуып төшкән дә муенын сындырган

0

Яңа Мәскәүдә ишегалдындагы таудан шуып төшкән ир-ат һәлак булган. Аның муены сынган. Мәрхүм биредә ишегалды себерүче булып эшләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Ир-ат, төшеп җитәргә берничә метр калгач, ясалма каршылыкка бәрелгән.

Фаҗига 8 декабрьдә кич белән була. Таҗикстанда туып-үскән, биредә ишегалды себерүче булып эшләүче 31 яшьлек ир-ат дуслары белән боз тавыннан шуа. Төшкән чакта ул ясалма койма ягына таба шуып китә дә муенын сындыра.

Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра, тик ул табиблар килгәнче үк – мизгел эчендә үлгән.

Мәрхүмнең иптәшләре сүзләренчә, ул, бәхәсләшеп, таудан шуа башлаган. Ясалма каршылык – күпер астыннан чыгып китәм, дип бәхәсләшкән, ләкин бик зур тизлектә килеп бәрелгән.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, анда шумыйлар. Бик кечкенә балалары булган ата-аналар гына шуа. Үсмерләр өчен дә бу урын куркыныч санала. Идарәче компания икенче көнне үк әлеге тауны ком белән күмеп куйган, диелә хәбәрдә.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова победила Мертенс и вышла в 1/4 финала турнира WTA в Дохе






МИД: Россия примет меры на усиление военного присутствия США у северных границ

9 родственников, которых стоит избегать после 50

Щербаков: в Хорошево-Мневниках возведут жилой комплекс на 853 квартиры

Эксперт: с марта россияне смогут поставить машину на учет без ОСАГО