Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Югалтудан курыккан» ир йөкле хатынны кислота салынган ваннада батырган

0

Студент-табиб Арнима дүртенче ай йөкле вакытында һәлак була – аны үз ире Мераджи үтерә. Әлеге коточкыч җинаять Австралиядә була. Ир-ат мәетне кислота салынган ваннада батырырга маташа. Мәеттән котылу ысулларын интернетта эзли. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Арнима Австралиягә Бангладештан 9 яшендә күченеп килә. Ул хирург булырга хыяллана, өметле студент була. Ата-анасы аңа яхшы киләчәк булдыру өчен эшли. Кыз Сидней университетына медицина факультетына укырга керә, инглиз телен өйрәнә, башка әйберләр белән кызыксына.

Аннары Арнима 20 яшьлек Мерадж белән таныша, ул исә мәктәпне ташлап, спорт белән шөгыльләнә. Егет кызны контрольдә тота, хәмер эчертә, аның гаиләдә мөнәсәбәтләренә йогынты ясый башлый – моны күреп, туганнары борчуга кала.

Тиздән мөнәсәбәтләр куркынычка әверелә. Ләкин гаиләсе кисәтсә дә, Арнима 2021 елның маенда Мехраджга кияүгә чыга. Аннары ул туганнарыннан аерыла, куркып һәм дәшми яши башлый. Ир аны белән вәхши кылана, Арнима үзен капкында итеп тоя башлый.

Арнима авырга узгач, ул иренең вәхшилеге турында дус кызларына сөйли. Ул урамга да сорамыйча чыга алмый. «Мин сиңа үзеңә туры әйтәсем килми, чөнки мине кабат кыйнарсың дип куркам», – дип, иренә хатлар яза. Җавап итеп, ире аны мыскыл гына итә.

Аннары Арнима юкка чыга. Егетнең анасы исә улының хатыны белән вәхши мөнәсәбәтләре турында полициягә сөйли.

Полиция хезмәткәрләрне аларның фатирында коточкыч хәл күрә – химикатлар исе, таркалып бара торган мәет. Мерадж хатынының мәетен 20 литр кислотада эретмәкче булган.

Туганнары Арниманы соңгы юлга да матурлап озата алмый – аның гәүдәсе бик бозылган була.

Мерадж гаебен таный, ул ярсу һәм хатынын югалтудан куркып шундый эшкә баруын әйтә. Суд аны 21 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






Депутаты Госдумы хотят запретить россиянам давать детям необычные имена

После трёх побед подряд «СКА-Нева» в овертайме проиграла «Челмету»

В середине февраля в Москве ожидаются сугробы и метель

Пять женщин оказались в инфекционной больнице после процедуры ЭКО в Москве