Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Декабрь
2024

«Табиб психланып тартты, улым подноска төште». Туган чакта сабыйның аягын сындырганнар

0

Новосибирск шәһәрендә яшәүче хатынның яңа туган сабыеның аягы сынган. «Табиб психланып тартып җибәрде, улым подноска төшеп китте», – ди ул. Экспертлар бала тудыру йорты табибларының гаебен раслаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әни кеше баласын төгәл 40 атнада таба.

«Табиб килде, мине бала тудыра белмәгән өчен шелтәләде. «Белмәгәч, ник табасың», – дигән кебегрәк. Сабый дөрес урнашкан булса да, ул бала тудыру юлларын уза алмады. Табиб миңа акырырга тотынды. «Бала үле туса, син гаепле буласың», – ди. Аннары шәфкать туташлары белән бергә минем эчемә бастылар, баланы куллары белән чыгара башладылар. Бер мизгелдә ул психланып тартты, минем балам аста тора торган тимер подноска төшеп китте», – ди әни кеше.

Берничә көннән моның нәтиҗәсе дә билгеле була. «Башта миңа, баланың умрау сөяге сынган, дип шикләнүләрен әйттеләр. Аннары аны башка хастаханәгә реанимациягә күчерделәр. Икенче клиникада табиб баламның оча-бот сөяге сынуын әйтте. Бу – тимер подноска егылып төшкәндә булган, дип саныйм. Балада тагын Дюшен-Эрба парезы – табиблар иңбашында хилафлык таба. Өстәвенә, балада тромб барлыкка килгән – аны могҗиза белән генә саклап калганнар», – ди әни кеше.

Гаилә судка мөрәҗәгать иткән. Экспертиза бик күп травмалар булуын ачыклый. Алар – бала туганда килеп чыккан нәтиҗәләр, ди юрист. Йөклелек вакытында да бу хатынга медицина ярдәме күрсәтүдә хилафлыклар булган, аны бала тудыру йортында план буенча җибәрмәгәннәр, соң хастаханәгә яту бала туганда килеп чыгачак кыенлыкларны ачыкларга мөмкинлек бирми. Бала тудыру ысулы да дөрес сайланмаган, диелә бу хәбәрдә.

Экспертлар ачыклаганча, бала тудыру йортында сабыйның сәламәтлегенә җитди зыян китергәннәр. Сабыйга инвалидлык билгеләнгән. Хәзер аның кулын бераз булса да тернәкләндереп, бала кулын хәрәкәтләндерә алырлык итәргә тырышалар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Новосибирской области

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Окленд (ATP). 1/4 финала. Монфис сыграет с Акостой, Меньшик – с Боржесом






Фестиваль снежных скульптур в Новосибирске стал ярким событием начала года

В новосибирском аэропорту задержали мигрантов за вывоз золота на ₽16 млн

Молодая сибирячка, выбросившая ребенка в мусорку, обжаловала приговор

2025 год будет тяжелым для авторынка РФ