Татар киносын Рузил Миңнекәев («Слово пацана» йолдызы) саклап кала алырмы?
«Завклуб» кыска метражлы фильмының фишкасы – 2013 елның Россия кинематографиясе ачышы булган татар киноактеры Рузил Миңнекәев. Дөрес, ул үзе презентациядә юк иде, Казанга 1 көнгә килеп, тиз генә төшеп киткән, ди.
- «Завклуб» фильмын ябык күрсәтүдән фоторепортаж
«Монда чит кешеләр юк», – дип башлады сүзен режиссер (һәм кинорежиссер) Марсель Мәхмүтов, тамашачылар кинотеатрның уңайлы кәнәфиләргә урнашып беткәч. Сүзен дәвам итеп, башта: «Телефонга төшермәсәгез, әйбәт булыр», – диде, аннары нык итеп: «Төшерү катгый рәвештә тыела», – диде, шунда ук «нельзя снимать» дип, тәрҗемәләп тә куйды.
«Завклуб» фильмының рәсми тарихы болайрак – Рафис Кәлимуллин дигән яшь (!) җырчы Марсель Мәхмүтов командасы белән клип төшерергә ниятли. Әмма эш барышында егетләр шулкадәр кызып китәләр ки, клип дигәнебез фильмга әйләнә. Шулай итеп «Завклуб» видеоклиптан башланып, үсеп-озынаеп-сузылып, 28 минутка җиткән видеопродукция булып чыга. Шәп бит ә: безнең эстрададагы һәр җырчы берәр генә дә булса да фильм төшерсә, безнең милли кинематография ничек үсеп китәр иде! Хет бушка күрсәтсеннәр, хет сатсыннар – төшерсеннәр генә!
Рафис Кәлимуллин үзе болайрак сөйли: «Бик озак әзерләндек. Оештыру процессы үзе үк бәхетле мизгелләр булды. Мәскәүгә барып, Рузил Миңнекәевның агентлары-менеджерлары белән сөйләшү дә, ул төшүне сер итеп саклап тоту да үзе кызык иде. Барысы да клиптан башланды һәм, кереп китә-китә, кинога әйләнде. Кинофильм төшерү башкача икән, чыгымнары да башкача. Шушы кинода төшү гомернең бер рәхәт мизгелләре булды. Бу кино – минем иҗатымда зур бер адым. Киләчәктә мондый фильмнар гадәткә керер дип уйлыйм. Без әле аның икенче өлешен дә төшерербез дип ниятлим».
Шулай итеп, татар киносының бөтен авырлыгы бүген шушы Рафис исемле җырчы егет өстенә асылган булып чыкты, димәк. Чөнки, егетләр әйтмешли, «Рафисның шундый гадәте бар – «юк» дип әйтә белми. «Ә» дигәнгә «җә» дип тора торган кеше».
Фильмның режиссеры һәм төп артистларының берсе – Марсель Мәхмүтов. Башкаручы продюсеры һәм эпизодик рольдәге артисты – Наилә Ханнанова. Киносценарий авторы һәм эпизодик рольдәге артисты – Альберт Шакиров. Саунд-дизайнер һәм икенче пландагы артисты – Әбри Хәбриев.
Әбри Хәбриев («МАХМ» командасының бер вәкиле, фильмның саунд-дизайнеры): «Фильм өч ярым сменада төшерелде. Беренче сменаны Рузилгә багышладык, башкаларында үзебез кайнаштык. Без моны үзебез карар өчен түгел, тамашачы өчен төшердек. Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, татарча төшерелгән бит! Бу фильмны тудыруга бик күп көч кенә түгел, күп финанслар да китте, аны Рафис үзе генә белә. Әйтәсе килсә әйтер, әйтәсе килмәсә... Татар киносын үстерик. Кыска метрлы фильмнардан башлап, шундый ук кызык эчтәлекле тулы метрлы фильмнар иҗат итәргә насыйп булсын. Рафис, син генә исән-сау бул, яме! Бу чыгымнар каплансын өчен, инде тамашачыдан җавап кирәк».
Рафис Кәлимуллин: «Барысы да җырдан башланды. Җыр авторы – Гүзәлия. Башта миңа ул җырны 2 ел бирмәделәр, аннары ул аны миңа бүләк итте, документларын да ясап бирде. Чыгымнар дигәннән, сөйләшә башлагач, Марсель әйтә: «Синең акчаң бармы соң?» – ди. Мине әни шулай өйрәтте: «Улым, эш процессында акча килеп чыга ул, иң мөһиме – син алын!» Ул вакытта бер тиен акча булмаса да, «Табам!» – дип ышандырдым, һәм алар, миңа ышанып, эшне башладылар. Процесста шулай акчасы да килеп чыга торды. Чыгымнардан куркырга кирәкми, дуслар, табыла ул, иң мөһиме – эшләргә кирәк. Алга таба да төшерәбез! Яңа фильмда яңа бер «йолдыз» булачак».
Әлбәттә, мин биредә фильмның эчтәлеген яза алмыйм. Спойлер ясап, тамашачыга кино карауның тәмен югалттырасы килми. Ә сюжет, зур булмаса да, бар, 28 минутка сыеп бетешле, әлбәттә. Фильмны төшерүчеләр аңа, Тукай китабыннан башлап, югары кимәлдәге мәгънә дә салырга тырышканнар, шул ук вакытта сүзен кычкырып әйтмичә аты-юлы белән... хәер, андый сүзләр ишетелми, бәлки, завклуб ролендәге Марсель Мәхмүтов «җиләк вареньесы белән чәй эчик» дип әйтәдер, ә без, үз бозыклыгыбыздан чыгып, фәлән-төгән, дип аңлыйбыздыр. Шулай да, фильмны бала-чагаларсыз карасагыз, мәгъкульрәк булыр.
Ә инде фильмда 90нчы еллар атмосферасы да булса да, Рузил Миңнекәев төшкән, дигәнгә карап, «Слово пацана»ны искә төшерәсе түгел. Рузил бу фильмда китапханәче ролендә. Биредә без аның татарча сөйләшүен дә ишетәбез – ни әйтсәң дә, Нурлат районында туып үскән татар егете ләбаса, Казан театр училищесында да күренекле артист һәм педагог Илдар Хәйруллин җитәкләгән һәм Марсель Мәхмүтов укыткан татар төркемендә укыган. Шуңа да Рузилне китертү җиңелрәк булгандыр.
Төп рольләрдә – шушы Рузил Миңнекәев, Рафис Кәлимуллин һәм Марсель Мәхмүтов өчлеге. Кыскасы, Рафиска, иганәче булуының бүләге буларак, 2 профессиональ актер арасында уйнарга туры килгән. Уенының рәте-башы булмаса, «да-а-а, башын бутап «чишендергәннәр» егетне» дип уйлаган булыр идем. Әмма профессиональ актерлык белеме булмаса да, егеттә осталык бар – Рузил белән янәшә бик камил күренде, уйныйм дип арттырып та җибәрмәде, камерадан куркып, мәлҗерәп тә төшмәде.
Фильмның төп мәгънәсе нидә булды соң? Монда һәр тамашачы үз мәгънәсен таба ала, әлбәттә. Мин тапканы – бөтен нәрсә дә акчага сатылмый, һәм моны аңлау югарылыгына җитү өчен китап укырга кирәк!
Ә менә шушы мәгънәне (һәм башка тамашачылар тапкан башка күп мәгънәләрне) фильмга салу өчен, Рафисның акчасы кирәк иде. Ә шушы мәгънәне (һәм башка тамашачылар тапкан башка күп мәгънәләрне) тамашачыга җиткерү, тамашачыны кызыктыру өчен, Рузил кирәк булган.
«Без Рузилне Марсель Җәмиловичның укучысы булганга да чакырдык. Аны китертү – миллионнар инде. Ә тамашачы җыю – анысы икенче сорау. Әмма ул турында уйламадык. Рузилнең алга таба берничә елга язылган проектлары бар. Шуңа алга таба аның катнашуы турында сүз юк. Мин эшмәкәр түгел, булышучылар булды. Әзрәк бурычлы булып калдым әле», – диде Рафис миңа.
Дөрес, бер сорау бераз борчып тора: Рузил татар тамашачысын татар киносын карарга кызыктыра алырмы? Чөнки шунысы бар – рус телле аудитория өчен «Слово пацана» фильмы һәм Рузил Миңнекәев исеме «просмотр» җыя алучы ниндидер кызыктыргыч сүз булса да, татар телле аудиториягә бу сүзләр артык күп тәэсир итмәде шикелле. Берара рус телле матбугат чаралары «ата кара тараканның кан әйләнеше» (Мөхәммәт Мәһдиевның билгеле әсәреннән билгеле сүзләр. – авт.) кебек, теләсә нинди теманы «Слово пацана»га тоташтырып, шактый уңышлы эшләп алдылар – аларның аудиториясе ябырылып укыгандыр. Ә татар аудиториясенең, начармы, яхшымы, һәрхәлдә артык ябырылуы сизелмәде. Начармы, яхшымы, Рузилнең үзендә дә «татарым, милләтем» дигән пафос сизелми. Әмма «ятып калганчы, атып кал» ди татар.
«Татар киноиндустриясе дигән әйбер юк, прокат дигән әйбер юк. Нинди генә татар кинолары чыгарырга тырышсалар да, тамашачысы әлегә формалашмаган. Кино фонды булганчы, павильоннар төзелгәнче, чын продюсерлар барлыкка килгәнче, кино җитештерүчеләр субсидияләргә карап торудан туктаганчы, әле бу юнәлешнең дә үсә торуын кирәк дип саныйбыз», – ди оештыручылар.
Хәерле сәгатьтә!