Добавить новость
Главные новости Орла
Орёл
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бүген кайларга дрон һөҗүме булды: Әлмәт өстендә дә бәреп төшергәннәр

0

Бүген иртән Россиянең төрле төбәкләренә дроннар һөҗүме иткән. Шулай ук Татарстанга да һөҗүм булды. Телеграм каналларда һөҗүмнәрнең видеолары тарала.

Казанга һөҗүм нәтиҗәсендә, Казан янындагы кысылган газ базасында газ цистернасы яна башлый.

Һөҗүм булган оешма янында «Татар-информ» журналисты Елена Фенина булды. «Хәзерге вакытта оешмага керү юлы чикләтеп алынган, хокук саклау органнары дежур тора. Яннан «ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү машиналары узып китә. Оешма хезмәткәрләре тышта, эчкә беркемне дә кертмиләр, якын китермиләр», – дип сөйли ул.

Бүген ике БПЛА Әлмәткә барып җиткән. Икесе дә бәреп төшерелгән. «Shot» телеграм каналында язылганча, дроннарның берсе ату коралы ярдәмендә юк ителгән, икенчесен ПВО юк иткән. Фаразлар буенча, һөҗүмнең максаты «Калейкино» нефть чыгару станциясе булган.

Казанның авиатөзелеш предприятиесенә һөҗүм итәргә теләгән дрон СНТ «Сирень» өстендә юк ителгән.

«База» телеграм каналында хәбәр ителгәнчә, Саратов өлкәсенә һөҗүм булган. Өлкә губернаторы Роман Бусаргин мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә Энгельс шәһәрендә сәнәгать предприятиесе зыян күргән, көчле янгын чыккан. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Саратов һәм Энгельс мәктәпләре дистанцион режимга күчкән.

Шулай ук Тула өлкәсенә 16 дрон һөҗүме булган, дип хәбәр ителә. Алексино шәһәре өстендә 16 дрон бәреп төшерелгән. Өлкә губернаторы Дмитрий Миляев хәбәр иткәнчә, БПЛА җимерекләре берничә автомобиль һәм хуҗалык корылмаларына зыян китергән, шулай ук торак йортның тәрәзәләре ватылган. Зыян күрүчеләр юк.

Брянск өлкәсенә очып килгән дроннарның барысы да бәреп төшерелгән, дип хәбәр иткән өлкә губернаторы Александр Богомаз.

Пилотсыз очкычлар Орел өлкәсенә дә һөҗүм иткән. Төбәк башлыгы Андрей Клычков мәгълүматлары буенча, өлкә өстендә 17 БПЛА бәреп төшергәннәр. Зыян килмәгән.

Саранскидагы нефть эшкәртү заводына да дроннар һөҗүм иткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Орловской области

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Касаткина победила Томову и прошла во второй круг Открытого чемпионата Австралии






Частным клиникам в России начнут присуждать звезды

Орловцы выплатили почти полмиллиона рублей за нарушения правил оборота оружия и боеприпасов

Беспроводной сканер штрих-кодов Heroje S-H29W

УФА В ШОКЕ: Брошенный мужчина убил и расчленил соперника перед Новым годом