Главные новости Оренбурга
Оренбург
Сентябрь
2022

«Мин бит әле бу дөньяда нәрсә дә булса күрергә өлгердем, дип юандым»

0
«Мин бит әле бу дөньяда нәрсә дә булса күрергә өлгердем, дип юандым»

Нурлатта яшәүче Рамил һәм Ольга Мостафиннар бүген дөньяның матурлыгын бары төшләрендә генә күрәләр – алар икесе дә дөм сукыр.

Игелекле кешеләр күбрәк

Рамил Мусаевич белән Ольга Александровна шәһәр үзәгендә саф һава сулап йөрергә яраталар. Биек наратлар ышыгында үз иткән эскәмияләре дә бар, биредә ял итеп, көн саен «Театр» скверында «Ачык микрофон» бәйгесе кысаларында уза торган концертны тыңларга да өлгерәләр әле. Чираттагы тапкыр шунда очрашырга сөйләштек тә: алар – өйдән, мин эштән бер маршрут буенча диярлек җәяүләп юлга кузгалдык. Һәм, әйтергә кирәк, ерактан күреп алсам да, куып тота алмыйча аптырадым. Бернәрсә дә күрмәгән килеш машина хәрәкәте көчле булган урам юлын җәяүлеләр кичүеннән ике тапкыр кисеп чыгарга да кирәк бит әле үзләренә. Ник тротуардан бер адымга гына булса да чигенсеннәр! «Ай-яй, тиз йөрисез!» – дигән сүзләремә каршы: «Безне этебез Жазель өстерәп бара шулай», – дип көлештеләр. Икесе дә позитив, киң күңелле, ачык йөзлеләр. Шуңадырмы, таныш булмаган кешеләр дә, туктап, хәлләрен сорашалар, исәнләшеп узалар.

– Берсендә гадәти юлыбыздан чигенеп, ике урам киселешендә башка якка борылырга булдык. Никадәр кешенең: «Сез ялгыштыгыз бит! Икенче якка барырга кирәк!» – дип килеп эндәшкәнен күрсәгез! – диде Ольга Александровна.

– Яшьләр бозылды, халык усалланды, дип, күпме генә сөйләсәләр дә, игелекле, игътибарлы кешеләр күбрәк, – дип аның сүзләрен куәтләде Рамил Мусаевич. – Кайвакыт урамга эттән башка, таяк белән генә чыгам да, балалар чабып килеп, сезне кая кадәр озатып куярга, дип сорыйлар. Хәтта чүп-чар түгәргә чыккач та, машиналарын туктатып, ярдәм тәкъдим итүчеләр бар. Шәһәребез кечкенә бит, кешеләр гадирәк, күпләр бер-берләрен белә.

Әлбәттә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга карата үзләрен ямьсез тотучы нурлатлылар да юк түгел икән. Мисал өчен, үзәк паркка гомумән дә йөрергә яратмый Мостафиннар: беренчедән, пычрак, икенчедән, балалар күп уйнаганга, өлкәннәрнең: «Этегезне алыгыз!» – дип кычкыруларын еш ишетергә туры килә, диләр. Ә бит сукырларны йөртү өчен махсус өйрәтелгән эт кешегә ташланмый, аның вазыйфасы башка. Өстәвенә, хуҗалары аны, кагыйдәләр белән тыелмаса да, урамга борынчыксыз чыгармыйлар. «Безнең эт өйдә өрә, ә алар – урамда», – дип шаяртып алды Рамил Мусаевич бу җәһәттән. Сүз уңаеннан, аралашу барышында аңа нечкә юмор хисе хас булуы ачыкланды, тормыш авырлыкларына бирешмәскә холкының бу сыйфаты да ярдәм итә торгандыр, мөгаен.

– Безнең Нурлатта этләр белән йөрү өчен махсус урын юк, – дип борчылуын да белдереп алды Ольга Александровна. Ә бу, чыннан да, алар һәм башка эт асраучылар өчен бүген кискен проблемаларның берсе.

Тугры дус, юлдаш, ярдәмче

– Әле алай гына да түгел, – дип сүзләрен дәвам иттеләр ирле-хатынлы Мостафиннар. – Җирле ветеринария клиникасында хәтта этне үлчәү мөмкинлеге дә юк бит, УЗИ белән анализлар турында әйтеп тә тормыйбыз инде. Әле менә күптән түгел генә, эсседән булса кирәк, этебезнең кәефе булмады, авырып киттеме икән әллә, дип, тикшерүләр үткәрү өчен, башка шәһәргә алып барырга туры килде. Барысы бергә 5 мең сумга төште.

Дәүләт сукырларны йөртүче этне карап торуга елына 25 мең сум акча бүлеп бирә икән, әмма, хуҗалар сүзенә караганда, бу – бик аз. Мондый этләргә теләсә нәрсә ашатырга да ярамый бит әле, махсус ризыкның бер капчыгы исә 4 мең сумга якын тора, ул нибары бер айга җитә икән. Ә инвалидлык буенча ала торган пенсияләре – бер кешегә тулыр-тулмас 20 мең сум.

Мостафиннар махсус өйрәнүләр узган эткә ия булу мөмкинлеген 4 ел көтәләр.

– Жазельне алып кайтыр алдыннан, Мәскәү янындагы Купавнада урнашкан этләрне әзерләү мәктәбендә ике атна торып кайттык. Чөнки эт булачак хуҗаларын үзе сайларга, аларга ияләшергә, ике арада ышанычлы мөнәсәбәт туарга тиеш. Бу – бик катлаулы. Этсез кайтып китүчеләр дә булды хәтта, безгә исә бәхет елмайды, – дип сөйләде Рамил Мусаевич. Лабрадор токымлы Жазельнең хуҗаларына тугры хезмәт итүенә быел алты ел булган инде.

– Ул безнең сөйләмебезне дә аңлаган кебек инде хәзер. Һава сулап йөргәндә, кибеткә кереп чыгасы булыр әле, дип әйтеп кенә куябыз, шунда ук кирәкле якка өстери дә башлый. Кешеләргә карата бик дустанә, аеруча балаларны үз итә. Бары бер очракта – өйгә кунаклар килгәндә генә хәбәр биреп өреп куя, безне шулай кисәтә, – ди Ольга Александровна. Аның һәр сүзендә бу еллар эчендә инде чын гаилә әгъзасына әйләнгән эткә карата җылылык бөркелә. Һәм сүзләр агышын һич кенә дә туктатырмын димә: – Жазель чәчәкләр иснәргә һәм күлләвекләр дә ярата әле. Иң мөһиме, безне күлләвекләр яныннан әйләндереп уза, ә үзе аннары кереп чума...

Барысы да чагыштыру аша танып беленә

Мостафиннар әнә шулай, кайчандыр ачы камчысы белән бәргән язмыш сынавына бирешмичә, тормыш юлыннан көр күңел белән атларга тырышалар. Ә бит бу һәрвакытта да шулай булмый, күзләре сукыраеп, инде көн яктысын беркайчан да күрә алмаячакларын аңлагач, дөньялары асты-өскә әйләнгәндәй тоела. Икесендә дә – нәселдән күчә торган авыру, туганда ук язмышларына язып куелган. Тик өмет уты гына озак сүнмичә, пыскып тора әле...

– Бер күзем балачактан ук начар күрә иде, мәктәптә укыганда тәмам сукырайды, – дип, тормыш юлын сөйли башлады Рамил Мусаевич. Тумышы белән ул Кара Күл авылыннан. Биш балалы гаилә, Оренбург өлкәсендә берничә ел яшәп алганнан соң, 1975 елда, Рамилгә 8 яшь чагында, Нурлатка кайтып төпләнә. Икенче күзе 25 яшенә кадәр күрә әле аның. Техникумда һөнәри белем алганнан соң, шәһәрнең «Родина» кинотеатрында – өлкән киномеханик, «Сельхозэнерго» оешмасында электрик булып эшли. Егылып, имгәнү алмаса, кем белә, бәлки, сукырлык аны үз кочагына алай тиз алмаган да булыр иде әле...

– Башта зур стресс кичердем, бик авыр булды, – диде әңгәмәдәшем, ул чорны бик исенә төшерәсе килмичә. – Туганнарым, дусларым бик ярдәм иттеләр, бөтен җирдә йөртәләр иде. Көннәрдән бер көнне мине сукырлар җәмгыятенең ул вакыттагы җитәкчесе Фатыйх Нурмөхәммәтович Хаҗиморатов эзләп табып, Волоколамскидагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгенә юллады. Шунда үзем кебек егет-кызлар белән аралашкач кына язмышыма буйсына башладым, карашым тамырдан үзгәрде, дисәм дә була. Күбесе – тумыштан сукырлар, ә мин бит әле бу дөньяда нәрсә дә булса күрергә өлгердем, дип юандым. Исән-саумын, ике аягымда йөрим. Барысы да чагыштыру аша танып беленә икән. Ятактан тора алмаучы яки кәнәфидә генә утырып йөрүче инвалидлар да бар бит. Кайсыбызга начаррак булуын кем белә. Күзләре шулай ук начар күрүче, быел 80 яшен тутырачак әнием һәрвакыт: «Зарланма. Баш очыңда – түбәң, өстәлеңдә ипи-тоз бар, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китермә», – дип әйтә торган иде.

Тернәкләндерү үзәгендә Рамил Мусаевич яңа чынбарлыкка җайлашу өчен беренче, иң мөһим күнекмәләрне үзләштерә. Көнкүрешенә туры килерлек һөнәр алу теләге дә нәкъ менә биредә туа. Нурлатка кайткач, урта белем мәктәбе программасын кабатлый да, Кисловодскидагы күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне массаж ясарга өйрәтү юнәлеше буенча медицина колледжына укырга керә. Биредә аның тормышы яңа, бөтенләй көтелмәгән борылыш ала.

Тавышын ошата

Колледжның соңгы курсында укыганда, ә бу 1998 ел була, Рамил курсташы янына кунакка керә. Бу вакытта бүлмәдә Ижевскидан колледжга укырга керергә дип яңа гына килгән Ольга да була. Яшьләр аралашып китәләр һәм менә инде чирек гасырга якын, иңне-иңгә куеп, тормыш юлыннан бергә атлап баралар.

– Мине тавышымнан ошатты булса кирәк ул, – дип елмайды Ольга Александровна, хатирәләрен күңелендә яңартканда. – Күзләрем сукырайганнан-сукырая башлагач, бик зур депрессия кичердем мин, бернәрсә дә эшлисем килмәде, берни дә кирәкми иде. Бу халәттән мине Рамил генә тартып чыгарды...

Ольга Александровна туган шәһәрендә 6 нчы сыйныфтан начар күрүчеләр өчен махсус интернат-мәктәптә укый, Кисловодскига эләккәнче, нибары өч ел гына укыту-производство предприятиесендә эшләп кала. Массаж ясаучы һөнәрен үзләштерсә дә, белгечлеге буенча эшләми, хуҗабикә. Ә менә Рамил Мусаевич, ике дистә елдан артыграк инде, Нурлатта танылган һәм оста массаж ясаучыларның берсе булып санала. «Ул бит җанны да дәвалый», – диләр аның турында.

– Уңышның 50 проценты пациентның күңеленә ачкыч яратудан тора, – ди бу уңайдан Рамил Мусаевич үзе. – Син өч тапкыр супербелгеч булсаң да, клиентыңа кеше буларак ошамыйсың икән, икенче кат инде ул синең янга килмәячәк. Мин аралашырга яратам, бәлки шуңадыр, кешеләр белән уртак телне тиз табам. Яшьтән механикага тартылдым, автомеханикка укыган да идем. Әмма сукырайгач, башка чарам калмады. Шулай да үкенмим, эшли башлагач күнектем...

Дөрес, соңгы вакытта эшеннән туктап тора икән әле, салонын япкан, шәхси эшмәкәрлектән тә киткән. Сүзләренә караганда, өч ай саен төрле инстанцияләргә исәп-хисап документлары тапшыру шактый мәшәкать тудыра икән. Әмма квалификациясен күтәреп, сертификатын яңартып тора. Эшсез торырга күнекмәгән бит ул, мәшгульлекнең башка төрен дә сынап карамакчы.

«Кызганмагыз, бу – безне кимсетә»

Бөтенләй дә күрмәүләре хакында белмәсәм, Мостафиннар башкалардан кайсы да булса яклары белән аерылалардыр дип уйлап та карамас идем. Чөнки үзләрен – урамда яисә өйдә булсынмы – бик ышанычлы тоталар. Әлбәттә, кирәкле күнекмәләр еллар һәм тәҗрибә белән тупланган.

– Баштарак аякларның бер исән төше дә юк иде, стенага маңгай белән килеп бәрелгән очраклар да аз булмады, – дип сөйләде көлә-көлә Рамил Мусаевич. – Әмма бер нәрсәне югалтсаң, икенчесен табасың икән. Күз күрми башлагач, колак ишетү, ис сизү, тоемлау көчәйде. Стена яки ишекнең кая булуын, хәтта урамнан барганда алда машина торуын да сизәм. Урамда тавышлар буенча ориентлашам, тротуар кырыен таяк белән билгелим. Иң мөһиме – курыкмаска кирәк. Шәһәрдә бик шәп тротуарлар ясыйлар хәзер, әмма, шуның белән бергә, тактиль плитәләрнең күбесен алып аттылар. Сигнал бирүче светофорлар да күбрәк булсын иде...

– Сукырайган кешеләргә мөстәкыйльлек бирергә, хезмәткә җәлеп итәргә кирәк, – диде Ольга Александровна. – Әгәр дә «инвалид» дип ярдәм кулы сузалар икән, бигрәк тә башлангыч чорда, бик яхшы. Ә менә кызганып, син шунда утырып кына тор, бернәрсә дә эшләмә, дисәләр, куркыныч. Кызганырга ярамый, бу – кешене бик кимсетә. Безнең бар нәрсә дә диярлек үз көчебездән килә. Мисал өчен, мин өйдәге бөтен эшне дә үзем башкарам, идәннәр, хәтта тәрәзәләрне дә юам. Хәзер сукырларны кайгыртып җитештерелгән тавышлы көнкүреш җиһазлары бик күп бит. Супермаркетка барганда гына туганнарга мөрәҗәгать итәбез.

Ирле-хатынлы Мостафиннарның кызыксынулары да күптөрле. Ольга Александровна, мәсәлән, гөлләр үстерергә ярата, тәрәзә төпләрендәге гөл савытларының саны гына да 80ләп, ташбака фигуралары җыя – коллекциясендә 60лап булгандыр инде, сәйләннән төрле сувенирлар үрә. Сүз уңаеннан, үрү ысулларын скайптан Интернет аша танышкан дусларыннан өйрәнә, тавышлы программалар ярдәмендә хәтта компьютерда да эшли. Буш вакытларында исә Мостафиннар башваткычлар чишәләр, аудиокитаплар тыңлыйлар, танылган рус язучылары әсәрләренә, фантастикага, тарихи романнарга өстенлек бирәләр икән. Рамил Мусаевич Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте республика күләмендә уздыра торган ярышларда да даими катнаша. Әйтик, берничә ай элек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар арасында профессиональ осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының төбәк этабында «Массаж ясаучы» компетенциясендә 3 нче урын яулаган, Алабугада узган өстәл спорты ярышларында домино уйнау буенча да шундый ук уңышка ирешкән.

Сукырлар өчен дә кулай тирәлек кирәк

Сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында бүген Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан 245 кеше исәптә тора, шуларның 187се – нурлатлылар. Оешма, чаралары һәм мөмкинлекләре чикле булса да, уртак бәла берләштергән кешеләрнең һәркайсына кайгырту һәм теләктәшлек күрсәтергә тырыша.

Ярышларга җәлеп итү – эш ысулларының бер төре. Дөрес, үз транспортлары булмау сәбәпле, кайберләреннән баш тартырга да туры килә икән.

– Безнең өчен гадәти аралашу, бер-беребезне хуплау, күмәк чаралар үткәрү дә зур әһәмияткә ия бит, – ди оешманың хәзерге җитәкчесе Мария Кузьмина. – Әле менә шул көннәрдә генә оешма әгъзалары җирле сукырлар җәмгыятенә нигез салган, аның белән 47 ел җитәкчелек иткән Фатыйх Хаҗиморатовның 100 еллыгы уңаеннан җыелдылар, олпат шәхес турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Сөйләшү үз көчләре белән әзерләгән чәй өстәле артында дәвам итте. Көн кадагындагы мәсьәләләрне дә читләтеп узмадылар.

– Шәһәребез көннән-көн матурая бара, заманча парклар төзелә, тротуарлар яңартыла. Әмма күрмәүчеләр өчен дә кулай тирәлек турында онытмасыннар иде, – дип, үз фикерен белдерде Зинаида Богданова.

Гыйматдинов урамында оешманың офисы янында салынган тротуар – моның ачык мисалы. Чәчәкле аркалар белән бизәлгән бу матур почмак сукыр кешеләргә үтеп йөрү өчен зур михнәт тудыра, чөнки ут баганалары тротуарның нәкъ уртасына урнаштырылганнар.

– Беренче вакытларда авыррак иде, берничә мәртәбә үземнең дә килеп бәрелгәнем булды. Хәзер, ярый, этебез әйләндереп уза, – диде Ольга Мостафина. Жазельнең Нурлатта сукырларны озатып йөрүче бердәнбер эт булуын исәпкә алсак, калганнар өчен бу баганаларның нинди куркыныч тудыруын күз алдына китерәсе авыр түгел.

Мария Кузьмина әйтүенчә, кызганычка, шәһәребездә сукырлар җәмгыятенең эшләп килүе турында күп кеше белми икән, хастаханәдә дә яңа авырып китүчеләр белән бу мәгълүматны уртаклашмыйлар. Шуңа оешма әгъзалары күзләре белән яңа гына бәлага таручыларны үзләре эзләп табып, аларны тернәкләндерү үзәкләренә яисә һөнәр алырга җибәрергә, шул рәвешле яшәү мәгънәсе бирергә тырышалар. Бу эштә боларның барысы да үз башларыннан узган Мостафиннар аеруча актив.

...Нәселдән-нәселгә күчә торган авыру Мостафиннарның бердәнбер кызлары Алинаны да читләтеп үтми. Әмма кайчандыр әтисе белән әнисенең сукыраюын булдырмый кала алмаган медицина кызда авыру үсешен туктатырга ярдәм иткән. Вакыт кебек, ул да алга бара шул, яңа дәвалау ысуллары, дарулар уйлап табыла. Бүген 22 яшьлек кыз үз эшен ачкан, машинада йөри, һәм әти-әнисенең төп, ныклы терәге.

«Нурлат-информ»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha


Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

На европейских курортах жители начали обносить улицы цепями, запрещая туристам туда заходить: романтический отдых закончился

Chanel, коллекция Resort 2025

Gucci, коллекция Resort 2025


Man City star James McAtee lined up for dream Champions League transfer after Sheffield United relegation

Full list of cafes and restaurants where kids can eat free or cheap this half term – including Asda and Sizzling Pubs

Tesla under investigation over Fremont factory toxic emissions, and faces lawsuit over alleged health harms

Johnny Nelson Reveals His Wide Fury-Usyk Scorecard: “Don’t Be Fooled”


По нацпроекту приводят к нормативу опорную сеть дорог Алтайского края

В Арамиле возбудили уголовное дело из-за "дома-монстра", в котором продолжают жить люди

На закате.

Российские туристы назвали города, где лучше путешествовать в одиночестве


Представлен кооперативный геймплей Warhammer 40,000: Space Marine 2

Bungie wins a little walkin' around money in first of its kind jury trial against Destiny 2 cheat maker, but the victory will likely make it even easier for game companies to keep taking cheaters to court

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х

Today's Wordle answer for Sunday, May 26


ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові


Предпринимателям везет! Житель Оренбургской области выиграл в лотерею почти 22 млн рублей и полностью погасил ипотеку

"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

Росгвардейцы задержали мужчину, который угрожал ножом своему знакомому

Сотрудники ОМОН «Кобра» провели день открытых дверей для воспитанников кадетской школы-интерната имени И.И. Неплюева




«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?

Хлусевич пропустит матч с Белоруссией из-за травмы

ОП России: Татарстан провел серьезную работу по восстановлению Лисичанска

В Оренбурге пройдет третий этап «Кубка Победы»


«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?

Сотрудники ОМОН «Кобра» провели день открытых дверей для воспитанников кадетской школы-интерната имени И.И. Неплюева

Цифровой экомониторинг внедрили в крупном металлургическом городе России

Тверские танцоры стали призерами всероссийского инклюзивного танцевального конкурса


Последний танец Надаля и юбка Сюзанн Ленглен: 6 важных фактов о «Ролан Гаррос»-2024

Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP

Российский теннисист Сафиуллин опустился на две позиции в рейтинге ATP

Рыбакина, Путинцева и Бублик стартуют на Ролан Гаррос. Кто в соперниках и чего ждать?


Обрушение стен, отсутствие окна и опасная труба: находиться в школе №4 Кувандыка опасно для жизни?

30 мая стартует 71-й сезон работы Оренбургской детской железной дороги

Новым резидентом ОЭЗ «Оренбуржье» стал завод мостовых конструкций

«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?


Музыкальные новости

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл очередной приём граждан в микрорайоне Донская

Uriah Heep. Come Back To Me

Джиган о съемках в шоу «Выжить в Дубае»: «Когда голоден, ты автоматически злой»

Моргенштерн* переехал в Лондон и стал человеком без национальности



"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

В Оренбурге стоматолог лишилась более 1 млн рублей из-за звонка мошенников

Росгвардейцы задержали мужчину, который угрожал ножом своему знакомому

В Оренбурге стоматолог перевела "сотруднику ФСБ" почти 1,5 млн рублей


Лидер движения «Всеармянский фронт» Аршак Карапетян 24 мая 2024 года встретился с членами Координационного совета российско-армянских организаций России и политологами

Авторский вечер Эдварда Радзинского из цикла «Встречаясь с тайнами истории» в «Колизей – Арене»

Ростовский-на-Дону ЭРЗ отмечает 150 лет со дня основания

Летние товары в магазинах Fix Price


Сотрудники Госавтоинспекции Оренбургской области в рамках профилактического мероприятия «Внимание дети!» провели информационно-пропагандистскую акцию «Маленький пешеход на дороге»

Перелетел через машину: В Оренбурге на ул. Пролетарской сбили самокатчика (видео)

На автодороге Самара-Бугуруслан столкнулись две машины, одна загорелась

30 мая стартует 71-й сезон работы Оренбургской детской железной дороги


Путин указал на важность союзнического взаимодействия с Азербайджаном

Путин: РФ придает большое значение союзническому взаимодействию с Азербайджаном

Путин встретился с главой Ингушетии Калиматовым

Путин по приезде в Москву встретился с главой Ингушетии Калиматовым


Количество заболевших коронавирусом выросло на 3,1 процента

Количество заболевших коронавирусом выросло на 3,1 процента



Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме

Адвокатам Навального продлили арест

Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме

Суд продлил арест двум адвокатам Навального


В Бугуруслане игра детей с огнём обернулась больничной койкой

В Оренбурге стоматолог лишилась более 1 млн рублей из-за звонка мошенников

В Грачёвском района у 12 пациентов выявлены подозрение на злокачественные новообразования

В Орске после наводнения запустили гастроэнтерологию и пульмонологию на ул. Докучаева


Столтенберг решил не встречаться с Зеленским в Брюсселе


"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

В Оренбурге пройдет третий этап «Кубка Победы»

Личка рассказал, кого из игроков «Спартака» и «Динамо» хотел взять в аренду в «Оренбург»

В Верхней Пышме определили сильнейшую сборную по баскетболу


Лукашенко назвал рецепт своего фирменного салата "Молодость", которым угощал Путина в Минске

Белорусская филармония и хор готовы приехать на гастроли в Алтайский край — Лукашенко



Денис Паслер встретился с инициативной группой орчан, пострадавших в результате паводка

Собянин: В июне в Москве пройдет цикл мероприятий для собак и их владельцев

Сергей Собянин. Главное за день

Жители Асекеевского и Бугурусланского районов просят о помощи главу региона


«Куда мне сейчас идти с тремя детьми?»: Пострадавшая от наводнения в Орске показала свой дом Урал56.Ру

Прокуратура проверила работу очистных сооружений у с. Южный Урал под Оренбургом

«Это не какая-то землянка»: от наводнения в Орске пострадали не только одноэтажные дома

Пострадавшую от наводнения жительницу Орска оштрафовали на 10 тысяч рублей за организацию несогласованной акции


Для возобновления газоснабжения после паводка оренбуржцам необходимо подать соответствующую заявку

В Орске после наводнения запустили гастроэнтерологию и пульмонологию на ул. Докучаева

Оренбургского рецидивиста будут судить за разбой и убийства в Новом Уренгое

Владельцы собаки заплатят за покусанного ребёнка


Ученые Президентской академии в Санкт-Петербурге разработали способ повышения экологичности целлюлозно-бумажной промышленности

Житель Архангельской области выиграл в гослотерею от «Столото» более миллиона рублей

Прокуратура Архангельской области и Ненецкого автономного округа 31 мая 2024 года в г. Нарьян-Мар проведет прием граждан и «Горячую линию» по вопросам защиты прав и законных интересов несовершеннолетних

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о повышении экологического статуса целлюлозно-бумажных технологий в России


День открытых дверей "Библиотека - дом, где согревают сердца"

Розыск: в Крыму третий день ищут девочку пятнадцати лет

Выставка-предупреждение «Пожарная безопасность», В рамках Федеральной информационной противопожарной кампании «Останови огонь».

Наркокурьер изобретательно спрятал «товар» в машине, но это не помогло (видео)


Тверские танцоры стали призерами всероссийского инклюзивного танцевального конкурса

Жителям Орска помогут убрать мусор с дач

В Орске после наводнения запустили гастроэнтерологию и пульмонологию на ул. Докучаева

Оренбургского рецидивиста будут судить за разбой и убийства в Новом Уренгое












Спорт в Оренбургской области

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить






«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?

Оренбургского рецидивиста будут судить за разбой и убийства в Новом Уренгое

30 мая стартует 71-й сезон работы Оренбургской детской железной дороги

Для возобновления газоснабжения после паводка оренбуржцам необходимо подать соответствующую заявку