Главные новости Перми
Пермь
Декабрь
2014

Югары Байлар авылы егетләре армспорт буенча Россия беренчелегенә әзерләнә

0
27-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда 8 регионнан (Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Самара, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь якларыннан) барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында райондашларыбыз да бар иде. 55 килограммга кадәрге авырлыкта I урынны Яр Чаллы шәһәренең техник колледж студенты Нәфис Хаҗиев яулады. 80 килограммга кадәр үлчәү категориясендә II урынга Казан федераль университеты филиалының студенты Алмаз Харисов чыкты. Ике спортчы да – Югары Байлар авылыннан. Хәзерге вакытта исә Нәфис белән Алмаз 2015 елның февраль аенда Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә узачак Россия беренчелендә катнашырга әзерләнә, дип хәбәр итте тренер-укытучы Мөсәвир Әгъзамов.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса