Главные новости Перми
Пермь
Июль
2021

Әгерҗе полиция капитаны трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән

0

(Әгерҗе, 20 июль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция капитаны Айдар Әхмәтшин «Песәй-Крынды» юлының 38 чакрымында авария сигнализациясе эшләп торучы ВАЗ автомобилен күреп туктый.

Транспорт чарасы янында дүрт кеше була. Юлчылар белән аралашу барышында полицейский аларның Пермьнән Ростов-Донга юл тотуын ачыклаган. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында автомобиль сүнә башлый. Йөртүчесе үзе генә машинаны ремонтлый алмый.

Автоинспектор аларга автомобильне төзәтергә ярдәм итә. Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдергән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса