Главные новости Перми
Пермь
Март
2022

«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

0
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 12-13 мартта Екатеринбург шәһәрендә «Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XV төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Анда Екатеринбург шәһәреннән Веларик Садыйков Гран-прига ия булды. Бәйге «Уен коралларында уйнау», «Вокал ансамбльләр», «Вокал-уен кораллары ансамбльләре», «Ялгыз җырлау» номинацияләрендә узды. Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XIV төбәкара конкурсында Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикалары вәкилләре катнашты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса