Главные новости Перми
Пермь
Март
2022

Өйдә газ баллоны шартлагач, хуҗа тәрәзәдән биш метрга очып чыккан

0
Пермь өлкәсенең Кудымкар районындагы Кузьва авылында зур янгын булган. Биредәге бер өйдә газ баллоны шартлаган. Бу турыда « Вести » каналы хәбәр итте. Баллон шартлагач, дулкын хуҗа ир-атны тәрәзәдән атып бәргән, ул биш метр чамасы очып барып төшкән. Аның хатыны хәрабәләр астында калган. Кунакка килгән ир-ат стенага барып бәрелгән. Өйгә ут капкан. Ярдәмгә күрше ир-ат килеп җиткән. Ул имгәнгән кешеләрне урамга алып чыккан. Ике кешене хастаханәгә салганнар. Өй тулысынча диярлек янып беткән, диелә хәбәрдә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса