Главные новости Перми
Пермь
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Алсу Исмәгыйлеваның беренче китабы чыкты: «Меңләгән хатын-кызга дәрт, көч, омтылыш бирер»

0

Китап презентациясенә килүчеләрнең күпчелеге, әлбәттә, хатын-кызлар иде, чөнки китап хатын-кызлар өчен һәм хатын-кызлар турында. Ир-атлар үзләре билгеләп үткәнчә, алар өчен дә әйбәт дәреслек икән. Бу хакта бераз соңрак булыр.

Китап презентациясенә вакытында, ягъни соңга калмыйча килгән кешеләр өчен бер сюрприз да каралган иде. Ул – «Ногай» кунакханәсенең тарихи бинасы буенча экскурсия. Гомумән, чара дәвамында «сюрприз» сүзе берничә тапкыр кабатланды һәм әйтелгән саен интрига тудырды.

«Башта «юк» дип әйтәсе идем, ләкин...»

«Уй+Гамәл=Язмыш» китабының идеясе ничек барлыкка килгән. Иң башта Алсу Исмәгыйлева шул турында сөйләп китте.

Минем шундый гадәт бар – эшне бик тиз эшлим. Бер калыпка кергән эшне башкару миңа күңелсез була башлый, «скучно» дип әйтик инде. Бу халәтне мин бик еш кичерәм һәм бу халәттән чыгу өчен психологлар белән эшлим. Ярты ел дәвамында мин психологым белән эшләдем. Атна саен сессиядә аңа: «Кызыклы эш эшлисем килә», – дип елый идем. Һәм менә ничек туры килде: Дубайда ял итеп ятканда, миңа Рөстәм Галиуллин шалтыратты һәм китап язарга тәкъдим итте. Бу минем өчен шулкадәр көтелмәгән тәкъдим булды. Башта «юк» дип әйтәсе идем, ләкин мин тормыш биргән мөмкинлекләрнең җилкәсенә менеп утырырга өйрәнгән, шуңа күрә «юк» дип әйтмәдем. Китап бик тиз язылды, ике ай да бумады бугай. Ул китап минем башымда булган инде. Миңа, һәркөнне эштән соң калып, аны язарга гына калган иде. Китап бик тиз язылды, тиз басылды, бик тиз бүгенге көн килеп җитте, – дип сөйләде китап авторы.

«Аның энергиясе ун кешегә җитә»

Әлбәттә, китап презентацияләренә хас булганча, җитәкчелек тарафыннан да сүзләр яңгырады, тик алар сүз өчен әйтелгән сүзләр түгел, ә авторны, китап рухын аңларга ярдәм итә торган сүзләр иде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

Алсу белән без студент вакыттан таныш. Алсу – тынгысыз, туктаусыз кеше. Аның энергиясе ун кешегә җитә. Аны бер юнәлештә генә эшләтеп булмый. Җитәкче буларак мин шуны аңлый: әгәр дә Алсуга берәр яңа өлкәгә энергиясен җибәрергә мөмкинлек бирмәсәң, ул шартлый ала. Һәм бөтен «Татмедиа»ны шартлата. Афәрин.

Иң мөһиме – ул беркайчан да, бернидән дә курыкмый. 2016 елда без – Рәмис Латыйпов, Алсу, мин интернет өлкәсенә ябышкан идек. Олы абыйлар безгә: «Татарлар интернетта юк бит инде», – дип әйтеп тә маташтылар. Татарлар зыялы, мәгърифәтле, бөек халык, дидек. Нәтиҗәдә интернетта күп еллар эшлибез.

Талантлы журналист язучы булырга хыялланмаса, ул журналист түгел. Алсуның журналистикадагы таланты язучылыкка бара. Бу дөрес әйбер дип уйлыйм, чөнки Алсуда тәҗрибә дә, белем дә, көч тә күп. Мондый китаплар кирәк, чөнки тормыш хәзер хатын-кызлар кулында. Татар милләте, журналистика бүген хатын-кыз кулында. Алсуның бу китабы меңләгән хатын-кызга дәрт, көч, омтылыш, хыял бирер, дип өметләнәм. Әлбәттә, ул моның белән генә туктамаячак, мин моны 100 процент гарантия белән әйтәм. Уңышлар! – дип сөйләде ул.

«Китап хатын-кызлар өчен булса да, ир-атлар өчен дә дәреслек шикелле»

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин:

Чыннан да, мин Алсуга шалтыратканда, ул ялда иде, диңгез тавышы ишетелеп торды. Ул китапны бик тиз арада язды. Мин аның ниләр эшләгәнен, күпме язмышлар белән бәйле булуын белә идем, ләкин нәрсә язачагын белмәдем. Башта танышыр өчен укыдым. Икенче укыганда мин аны ир-ат буларак укыдым. Хатын-кызның иң якын дусты да, иң якын дошманы да без – ир-атлар. Бу китап хатын-кызлар өчен булса да, ир-атлар өчен дә дәреслек шикелле. Язмышларда гаиләсен ташлаган, хатынына хөрмәт күрсәтмәгән ирләр очрый. Шундый булмаска кирәк дигән уй белән укыйсың. Өченче укыганда инде укучыга яхшы китап тәкъдим итәбез, дигән уй белән укыдым.

Чирен яшергән – үлгән, диләр татарда. Бу китапта проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм хәл итү юлларын билгеләү бар. Бу кат-кат укыла торган китап булачак. Бу китап буенча безнең бер генә кимчелек бар – тиражы әз булды – 5000 данә бик әз. Бу китап әле кабат-кабат чыгар, тарихлар өстәлер.

Без «Үз юлым дигән проектны башлыйбыз. Татарда авырлыкларны җиңгән, уңышка ирешкән шәхесләр күп, аларны да күрсәтербез. Татар укучысы өчен андый китаплар булырга тиеш, – дип сөйләде ул.

  • Татарстан китап нәшрияты яңа юнәлешен Алсу Исмәгыйлева китабы белән башлый

«Беренче кулъязма шөкер итү көче турында иде»

Китапта 19 хатын-кыз язмышы тасвирлана. Китапта тарихлары чагылган 19 геройның барысы да диярлек залда тамашачылар арасында иде. Тарихлар Татарстанны гына түгел, Башкортстанны, Киров, Пермь өлкәләрен дә колачлый. Презентация дәвамында кайбер геройларның язмышлары белән дә таныштык, Алар сөйли – күзләр яшьләнә. Рухландыра, канатландыра торган бик көчле сүзләр яңгырады.

Ни өчен 20 язмыш түгел? Бу сорауга автор үзе җавап бирде. Аның сүзләренчә, азакта һәркем үзенә бирергә тиешле дөрес сораулар бар. Шул сорауларга җавап бирү нәтиҗәсендә 20нче герой барлыкка килә.

Ул тарихлар инде кемгәдер ярдәм дә иткән. Мәсәлән, китапның редакторы Рәмзия Шакирова, беренче тарихны укуга, башкача фикер йөртә башлаган.

Китап минем кулга килеп кергәндә ел ахыры, эш күп вакыт, күңелдә төшенкелек иде. Мин укыган беренче кулъязма шөкер итү көче турында иде. Дөнья бит чыннан да матур, дөньяның матурлыгын күрә белергә кирәк. шул вакытта гына үзеңне бәхетле тоясың. Ник төшенкелеккә бирелдем әле дип, уйладым, ачылып киттем, рәхәтләнеп яңа көч белән эшли башладым.

Чыннан да, бу 19 герой белән яшәдем, башта алар өчен борчылдым, аннан куана башладым, сокландым, горурландым, үзем өчен фикерлә тупладым. Геройларга, рәхмәт, тормышларыгыз матур булсын, күңелсез вакыйгалар артта калсын. Барыгыз да бәхетле булыгыз, ә бәхетле булу үзебездән тора, – диде ул.

«Исегездә калдырыгыз: вакыт – бәрәкәт»

Аннан, Алсу апаның үзеннән канатландыра торган лекция булды. Вакыт турында.

«Кем кайчан, кайсы мизгелдә, кайсы гасырда вакыт төшенчәсе белән фикерләүне керткәндер, ләкин нишләптер без аны бик зур дәрәҗәгә куеп, иң беренче чиратта шул вакыт турында уйлыйбыз.

Миннән бик еш: «Ничек барысына да өлгерәсең?» – дип сорыйлар. Һәм мин аны дөрес булмаган җаваплар белән җаваплап килдем. «Чөнки мин планлаштырам», «чөнки дисциплина», «чөнки мин тайм-менеджмент буенча эшлим...» – болар бөтенесе дә ялган. Мин дисциплина белән дә яшәмим, ул кадәр планлаштырмыйм да. Алай яши башласам, мин инде күптән, энергиям бетеп, егылыр идем. Хатын-кызга вакыт төшенчәсе белән түгел, ә ният төшенчәсе белән уйлап карарга тәкъдим итәм.

Идея туса, без вакытны исәпли башлыйбыз. Ул вакытны Аллаһы Тәгалә безгә әле бирмәгән, ә без инде аны бүлеп, хәл итеп куябыз. Миңа калса, бу бик зур тәкәбберлек. Без ният белән уйлый башласак, күп эш үзеннән-үзе эшләнә һәм күп эшкә өлгерәбез. Мин инде күптән ният белән яшим икән. Бу минем тормышка карашымда, эшемдә чагыла һәм мин өлгерәм.

Ният белән уйлый башласак, шәхси үсеш тә, кешегә файда да була, вакыт та җитә башлый. Берәр эшкә алынганда, «миннән булмый», дип кырт кисмичә, «миннән була, эшләп карыйм», дип тотынасың икән, шул вакытта була. Булмаса – бернәрсә югалтмыйбыз, чөнки тәҗрибә – зур байлык.

Исегездә калдырыгыз: вакыт – бәрәкәт. Без байлыкны акча, милек белән бәйләргә өйрәнгән, әмма иң зур байлык – вакытыбыз. Без социаль челтәрләрдә озаклап утырырга, сериаллар карарга, гайбәт сатарга вакыт табабыз, ә үзебезнең тормышны үзгәртергә вакытыбыз җитми.

Китаптагы дөрес сорауларга җавап биреп, вакытыгызга бәрәкәт итеп караганнан соң, бәлки, фикерләрегез үзгәрер», – дип сөйләде ул.

Соңыннан исә тагын бер «сюрприз» булды. Ул да булса, Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина. Ә презентацияне актриса Гүзәл Гайнуллина алып барды.

Ә соңыннан-соңыннан тагын бер сюрприз булды, анысы инде Башкортстаннан килгән психолог, журналист Гөлшат Сафинадан бер бәләкәй тренинг. Тренинг төсмерле әдәби чара автограф-сессия белән тәмамланды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса