Төбәкләрдә татар авылларын яшәтүче эшмәкәрләр: «Яшьләр калмый шул...»
Казанда татар авыллары эшмәкәрләре форумы узганда, күрше республикада борчулы вакыт иде. Чувашиядә эре мөгезле терлектә пастереллез авыруы табылу турындагы хәбәрләр таралган чак. Бу хәбәр Татарстан фермерларында да борчу уятты. Бер чир аркасында ничә еллар асраган терлексез калудан Аллаһ сакласын, авыл кешесенең төп кереме шуннан бит.
Бу хәл турында Чувашиядән килгән делегатлардан сораштым. «Эшләр бик мөшкел, барысын да карантинга ябып бетерделәр. Кайтуга безне нәрсә көтәсен белмибез, өч көнгә булса да ул «ужас»тан чыгып киттек», – диделәр алар.
«Кызыксыну яшьтән үк бар иде»
Чувашиядән бер умартачы белән дә таныштым. Динар Козлов сүзләренчә, бал кортларын карау кечкенә баланы караган кебек көч сорый.
Үзем Батыр районының Татар Согыты бүлеге җитәкчесе булып эшлим. 2019 елдан бирле умартачылык белән шөгыльләнәбез. Бу эшкә кызыксыну яшьтән үк бар иде, уйламаганда гына тотындык, тормыш иптәшем белән бергә эшлибез. Дөресен генә әйткәндә, бал кортларын карау авыр – яшь баланы тәрбияләгән кебек.
Бүгенгесе көндә кырда 45 оябыз тора. Менә көннәр җылына башлады, бал кортлары кышны яхшы чыкты. Бал бәясенә килгәндә, 3 литрлы банканы 1500 сумнан сатабыз. Бал кортларыбыз юкәдән, көнбагыштан, карабодайдан бал җыя, - диде ул.
Балык Бистәсе районыннан Илфар Исмәгыйлев исә игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.
2004 елда әти фермерлык эшен башлап җибәрде. Ул вакытта безнең җиребез бар иде, соңрак сөт эшкәртүгә керештек. Ә күптән түгел ит цехы, он тарту тегермәне булдырдык. Үзебез үстергән игеннән он тарттырабыз һәм шул оннан камыр ризыклары пешереп сатабыз.
Кайсысы күбрәк керем китерә, дигәндә, башта игенчелек иде, ләкин хәзер аның бәясе төште. Бодайның бәясе ун сум гына. Шуңа без башка юнәлешләрдән күбрәк керем алабыз. Башка җитештерүчеләр белән чагыштырганда, бәяләребез түбәнрәк. Рамазан аенда кибеттәге ипиләргә ташламалар да ясадык әле, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Эшемдә миңа гаиләм ярдәм итә»
Без сырны кибетләрдән сатып алырга өйрәнгән, ә аны өйдә җитештереп сатучылар да бар. Шуларның берсе – Тукай районыннан Лилия Хәкимҗанова.
Тукай районындагы фермерлардан сөтнең литрын 55 сумнан сатып алам, һәм төрле катылыктагы сырлар: камамбер, моцарелла, буратта һәм башкаларны ясап сатам. Бер тәүлектә 130 литр сөт эшкәртәм, бу көненә 13 килограмм сыр дигән сүз. Бу эшемдә миңа гаиләм ярдәм итә, тагын өстәмә эшчеләр алырга мөмкинлегебез юк. Киләчәктә дә бу өлкәдә үсәсем килә, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Саба районыннан Эльвира һәм Алим Галимуллиннар агач үстерү белән шөгыльләнә.
Инде 10 ел Саба районының бөтен паркларын карап торабыз, аларны төзекләндерәбез. Шулай ук, урман утырту проектлары эшлибез. Агротуризмны да башлап җибәрдек, җыенга нәкъ шуның турында мәгълүмат алырга килдек.
Җыенга беренче тапкыр 2017 елда килгән идек, менә быел да чакырдылар. Барысы да ошый, рәхәтләнеп йөрибез. Кунакка чакырдылар, ашаталар, ничек инде ошамасын?! – диде гаилә башлыгы Алим әфәнде.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Кадрлар җәлеп итү бик авыр»
Төмән өлкәсеннән Хәмитулла һәм Инера Таиповлар авылларында камыр ризыклары пешереп саталар икән.
Хәмитулла әфәнде сүзләре буенча, эшкә кадрлар җәлеп итү бик авыр. Эшкә керәләр дә, озак эшләмичә, чыгып та китәләр, ди ул.
Ун авылны камыр ризыклары, кирәкле продукция белән тәэмин итәбез. Андагы олы яшьтәге кешеләр кибетләргә йөрер хәлдә түгел, йә аларда кибет гомумән юк. Без үз машинабызда йөреп, аларга ашамлыклар сатабыз, – диде гаилә башлыгы.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бер автобуста барган Илнур абый Фәткуллин белән дә сөйләшеп киттек әле. «Сез бигрәк яшь, нәрсә белән шөгыльләнәсез икәне бик кызык булды, атлар карыйсызмы икән, дип тә уйлап куйдым», - диде ул миңа елмаеп. Үзе Пермь краеннан килгән икән.
Авыл җирлегендә терлекләр асрыйбыз, сөт җитештерәбез. 50 баш сыер асраудан башлап җибәргән идек, хәзер 200 башка кадәр арттырдык. Көненә 3 тонна сөт савабыз, бездән бу сөтне килеп алалар. Безнең төбәктә сөт бәясен бик төшерделәр.
Бу эшне үзем башлап җибәргән идем, ә хәзер улым аны үз кулына алды. Бездә 2 сыер савучы эшли, ике көн саен алышынып торалар. Аларга да иртәнге дүрттә торып, эшкә килү авыр инде, тик хезмәт хакын әйбәт түлибез. Авылда яшьләр калмый шул, механизаторларыбыз да, терлек караучыларыбыз да юк, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Соклангыч, нинди генә авырлыклар килеп чыгуга карамастан, авыл эшмәкәрләре үз эшләрен намус белән башкара. Күпме тырышлык һәм үҗәтлек аларда һәм күпме тәҗрибә. Эшмәкәрләрнең теләге бер: тырыш хезмәтнең бәясе булсын, авылларда яшьләр калсын.
