Главные новости Перми
Пермь
Май
2016

БАТЫРЛЫКНЫ СЫНЛАНДЫРГАН БАҺАДИР

0
Казаныбызның Горький паркы каршында ил өчен көрәштә һәлак булган батырларга  һәйкәл бар. Авторы – скульптор Васил Маликов (архитекторлары – А.Спориус һәм Г.Пичуев). Бу сынны шулкадәр тәэсирле итеп фәкать үзе сугыш мәхшәрен кичергән кеше генә иҗат итә ала. Чыннан да, Васил Маликов Бөек Ватан сугышы кырларында фашист илбасарларына каршы көрәшә. Ленинград янындагы Синявин калкулыкларында, Румыниядә була, Литва, Латвия, Эстонияне азат итүдә катнаша. Башта наводчик, аннары танкка каршы орудие командиры була. I дәрәҗә Ватан сугышы, “Кызыл Йолдыз”, ике тапкыр “Дан” орденнары, “Батырлык өчен”, “Ленинградны яклау өчен”, “Германияне җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнә. Билгеле, аның сугыш каһарманнарына багыш­ланган иҗат әсәрләре байтак.
 
Васил Маликовның тормышы балачактан ук җиңел булмаган. Ул Актаныш районы Иске Кормаш авылында дөньяга килә. 1930 еллар башында әтисен кулак дип гаеп­лиләр, гаиләләрен Пермь өлкәсенә сөрәләр. Малик абзый үзе Беломорканал төзелешендә интегә. 1935 елда ашкынып гаиләсе янына кайтып килгәндә, ул ыргылып барган поезддан сикерә һәм нәкъ вагон астына егылып вафат була. 11 яшьлек Василне апасы Казанга алып китә. Анда бала һөнәр училищесын тәмамлый. Сугыш мәхшәренә кергәндә аңа 18 яшь тә тулмаган була әле. Аннан кайткач, В.Маликов Казан сәнгать училищесының скульптура бүлеген, соңрак Ленинградта В.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать  училищесын тәмамлый. Казанда укыган елларда ук ул көрәшчеләр темасына алына. Аның диплом эше буларак иҗат ителгән "Мулланур Вахитов"ы 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Россия Мәдәният министрлыгының  дипломына лаек була. Маликовның М.Вахитовка багышланган тагын 16 лап иҗат эше бар, диләр. Күренгәнчә, ул революционер образы белән җитди мавыккан. Әмма 1985 елда Казаныбызда башка бер скульпторның Вахитов һәйкәлен бастырып куялар. Сәбәбе нидә? Бу хакта  сүз алдарак... 
 
1967 елда Маликовның Горький паркы янындагы һәйкәлен ачалар. Адәм баласының үлем белән тартышуы, соңгы сулышына кадәр изге бурычына тугрылык саклавы сынның күз карашында да,  алга ыргылган гәүдәсендә дә чагыла. Аны эшләгәндә Маликов көрәштәше Алексей  Ложниковны хәтерендә тота. Чөнки ул да шулай алга омтылган килеш һәлак була. Озын буйлы, нык бәдәнле егерме өч яшьлек Себер егете озак еллар сынчының күз алдыннан китми. Алексей артиллеристлар өстенә килгән фашист бронепоездын беренчеләрдән булып күреп ала. Васил атарга команда бирә. Алексей һәм тагын берничә солдат җитмеш алты миллиметрлы коралны дошманга таба бора. Көчле ату тавышлары ишетелә. Һәм бронепоездның бер ягын ялкын камап ала. Литва янындагы бер аланда була бу хәл. Алексей Ложников мәңгегә шунда ятып кала. Ә Васил ага үзе 1968 елда шагыйрь Илдар Юзеев белән бергә, иң беренче булып, Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнә.
 
В.Маликовның сугыш темасына иҗат ителгән “Соңгысы...” дип исемләнгән скульптурасы чиксез тетрәндерә. Анда, кулына соңгы снаряд тотып, дошманга каршы берүзе басып калган сугышчы гәүдәләндерелгән. Ни генә булса да, ул урыныннан һич кузгалмас кебек. Скульптураны  ясаганда,  сынчы окопташлары Степан Терехов һәм сержант Большаковны искә ала торган булган. Смоленщина  колхозчысы Степан Терехов белән алар  Яңа елны бергә каршыларга вәгъдәләшкән була. Кызыл Армия бөтен фронтларда фашистларны тар-мар итә. Җиңү  таңын каршыларга озак калмаган, димәк. Вәгъдәгә киртә булыр­лык берни дә юк сыман. Әмма бәрелешләрнең берсендә Степан һәлак була. Җиңүгә санаулы гына айлар калганда дустын югалтуны Васил бик авыр кичерә. Сержант Большаков исә туп янында берүзе берничә дошман танкына каршы сугыша. Бер фашист “тигры”н яндыра. Әмма, ни аяныч, үзе дә тубы-ние белән күккә оча. 
 
В.Маликовның “Хәтерлисеңме, иптәш?” дип исемләнгән композициясе сугышта хатын-кызлар батырлыгына багышланган. Шәфкать туташлары үзләренең  гомерләрен куркыныч астына куеп, ничаклы яралыны коткарган! Васил үзе үлгәнчегә кадәр бер беләгендә ядрә кыйпылчыгы йөртә. Ә сугыш тынып торган арада пычак очы белән аннан-саннан казып чыгарганнары санап бетергесез. 
 
В.Маликов – ике мәртәбә Дан ордены кавалеры. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены урынына өченче мәртәбә Дан ордены бирсәләр, Васил ага – Советлар Союзы Геройларына тиң каһарманнар сафында йөрер иде. Тик ул... татар... Татар көе даһи да булып кара...
 
Сугыш темасыннан тыш, сынчының иҗатында Тукай, Җәлил, Такташка, татар халык авыз иҗатыннан – Шүрәле, Су Анасына багышланган эшләре зур кыйммәткә ия. Нефтьчеләр, колхозчыларның сын-портретлары -   үзе зур төркем. 
 
Нәкъ Горький паркы каршында элек әтисе яшәгән йортта хәзер гаиләсе белән улы Борис яши. Васил Маликов тормышын вә иҗатын өйрәнгәндә без аның белән дә әңгәмә кордык. Сугыш тынса да, һәйкәлтәраш В.Маликовның тормышында көрәш дәвам иткән икән. Горький паркы янындагы сугышчыларга һәйкәлне җан-фәрман тырышып якларга туры килгән. Чөнки Советлар Союзында шәрә тәнне күрсәтү тыелган була. Ә монда шәһәр үзәгендә шәрә ир-ат “сузылып ятсын” әле! “Без ачлыкны, ялангачлыкны күрдек, әмма шәрә йөрмәдек”, дип рәссамның җанына тиючеләр шактый булган. 
 
Сынны кемнәндер карап ясарга кирәк бит. Горький паркы каршында “сузылып яткан” ир-ат бүген  Казанда яши. Ул – Евгений Чугунов. “Яз айларында мәктәптән соң, җәйге каникулларда малайлар белән Локомотив пляжында еш була торган идек, - дип Васил Маликов белән танышуын искә алып сөйләп китте Евгений Чугунов. – Шулай бервакыт безнең янга бер ханым килеп, иренең минем белән танышырга теләвен әйтте. Бардым, таныштык. Сын ясау өчен натурщик кирәк икән. Рәссам мине Зур Кызыл урамындагы остаханәсенә чакырды. Ул елны җәем шунда үтте дисәм дә була. Бүтән рәссамнар да миңа карап этюдлар ясый торган булды. Миңа ул вакытта 17 яшь. Спорт белән махсус шөгыльләнмәсәм дә, турник­та атына, гер күтәрә, көрәшә идем. Шул җитә калган, күрәсең. Унлап малайдан  аерып чакырган бит. Васил абый хәтеремдә бик тыйнак кеше булып калган. Ул мине өенә алып кайтып, хатыны, улы белән таныштырды. Шуннан мин аларга еш бара торган булдым. Улы Борис белән хәзер дә якын дуслар”. Евгений Чугунов гомер буе Эчке эшләр органнарында эшләгән, Магаданга кадәр барып тәртип урнаштыруда катнашкан, илне шаулаткан җинаятьләрне ачкан, эзсез югалган кешеләрне эзләгән. Лаеклы ялга чыккач, туган шәһәренә – Казанга әйләнеп кайткан. 
 
Сынчының Мулланур Вахитов образы белән  озак еллар дәвамында җитди мавыгуы турында әйткән идек. Шәһәр  үзәгендә калкулыкта бүген Маликов иҗат иткән Вахитов басып торырга  мөмкин иде. Әмма үзләренең проектларын тәкъдим итеп, бу урынга  ирле-хатынлы скульпторлар да дәгъва кылган. Кызган табага май өстәгәндәй, бер түрә “фәлән кадәр мең сумны өстәлемә салсаң, синең Вахитовны бастырабыз”, дип иҗатчыларны котырта икән. Таш юнып күп акча эшләп кара син! Сынчыларның гомердә зур акчалар күргәне булмагандыр. Әнә шулай тарткалашкан арада  Казан үзәгендәге ымсындыргыч калкулыкны мәскәүләр “алган”.  Бүген без анда Ю.Орехов иҗат иткән Мулланур Вахитовны күрәбез. 
 
Горький паркы каршындагы монумент белән бер елда ук тимер юл вокзалындагы татар кызы панносы да ачыла. Бу ике иҗат әсәрен ачылу елы гына түгел, тагын бер нәрсә берләштерәдер кебек. Панноны Бубеннов, Федоров, Килдебәковлар иҗат иткән. Әмма ул шактый дәрәҗәдә Маликовның “Алтынчәч”ен хәтерләтә. Бубеннов, Килдебәков һәм Маликов бергәләп “Волга” кунакханәсен бизәгән булган. Бер-берсенең иҗат өслүбен яхшы белгәннәр.  Соңрак татар кызын Маликовның “Алтынчәч”еннән илһамланып иҗат итүләре дә ихтимал. 
 
Кыскасы, иҗат дөньясы бертөрле генә түгел... Васил Маликовның улы Борис та буш вакытта нәни генә сыннар юнырга ярата икән. Рәссамнар гаиләсендә тәрбияләнгән Борис үзе дә иҗат белән мавыгып китәргә мөмкин иде. “Әтием белән әнием училищеда укыганда танышкан. Әнием гобеленнар тукый иде. Әти  бик туры сүзле кеше иде. Аның аркасында әнигә дә шактый кыен ашарга туры килде. Берничә ай эшсез, акчасыз утырган вакытлар күп булды. Шуларны күреп үскәнгәдер, иҗат эшенә кызыкмадым...  Әтинең исе китмәде. Эш булмаса, җыеныр да балыкка китәр иде. Кышларын бәкегә багып, уйга батып балык тотарга  яратты  мәрхүм. Җиңү бәйрәмнәрендә кайвакыт сугыш күренешләрен, фашистларның кай тарафтан килүен, безнекеләрнең кайда урнашуларын сурәтли иде. 53 кешелек батареядан нибары 3 кеше калды, дип ачынып сөйләгәне бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Әнинең вафатын бик авыр кичерде. Бер елдан соң 1992 елда 68 яшендә үзе дә бакыйлыкка күчте”. 
 
Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Васил Маликов беренче профессиональ скульпторларыбыз С.Ахун, Б.Урманченың иҗат традицияләрен дәвам итте, җөмһүриятебезнең монументаль сәнгатенә зур өлеш кертте. Иҗатында көрәшчеләрне зурлады. Инде үзен дә зурларга вакыт җиткәндер. Кайчандыр нахакка рәнҗетелеп, гаиләсе белән сөрелгән сынчы В.Маликовның эшләре туган авылы  Иске Кормашка бүген әйләнеп кайтса, гаделлек урнашыр иде. Әйтергә кирәк, Иске Кормаш  - татар дөньясына өч рәссам – Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйровны биргән авыл. Бүген авыл мәктәбендә Зилфәт Басыйров музее бар. Бер өлешендә Васил Маликовның берничә эше дә урын алган. Ә менә Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалинның эшләре бөтенләй юк. Мәктәптә әйтүләренә караганда, былтыр Васил Маликов музеен оештыру проектын респуб­ликабызның Мәдәният министрлыгы грантына тәкъдим иткән булганнар. Әмма максатларына ирешә алмаганнар. Гомумән, бездә рәссамнарның музейларын оештыру эше аксый. Кылкаләм осталарының мираслары онытыла бара. Булганнарында да, мәсәлән, Казаныбыздагы Б.Урманче, Ә.Мәҗитов, И.Зарипов музейларында күп вакыт кабер тынлыгы хөкем сөрә.  Композиторлар мирасы белән дә шул ук хәл. Татарстанның музыкаль мәдәнияте музее мәсьәләсен кузгатуның инде юбилеен үткәрер вакыт җиткәндер. Ә музей  һаман юк. Париж Коммунасы урамындагы Сара Садыйкова дөньяга килгән йортны ремонтлап керәсе генә иде,  югыйсә. Кыскасы, Васил Маликов кебек, батырлыкны данлаган баһадирлар җитми.
 
 
 
.Васил Маликов.
 
.Казанның Горький паркында билгесез солдатка һәйкәл.
 
."Алтынчәч".
 
."Мәңгелек ут янында".
 
.М.Җәлил.
 
."Соңгысы..."
 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты

Eurasianet: Азербайджан публично и цинично уничтожает армянское культурное и историческое наследие в Нагорном Карабахе

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".


Бесплатные ежедневные тренировки от сети фитнес-клубов Spirit. Fitness в парке Горького/Музеон

Дары природы в Hilton Seychelles Labriz Resort & Spa

Фотопрогулка по советским городам. Классная серия!

Коллекция купальников Love Republic


Where to find Real Madrid vs Dortmund on US TV: June 1, 2024

When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'

Rangers backed into a corner, must beat Panthers on road to force Game 7

England vs Bosnia & Herzegovina: Three Lions face Dzeko and Co in Euro 2024 warm-up match – stream FREE, TV, team news


РОССИЮ ОЖИДАЕТ ПЛЮС 50 ГРАДУСОВ: КАКИМ ГОРОДАМ ЖДАТЬ АНОМАЛЬНУЮ ЖАРУ

Лучший HR-бренд – «Грузовичкоф»

Торжественное возложение цветов к памятному знаку «Юным героям — партизанам и подпольщикам» в Феодосии

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G


Лучшие Эхо в Wuthering Waves — соберите самую мощную сборку

Началась предрегистрация на Command & Conquer: Legions — релиз в конце 2024 года

"Расхитительница гробниц: Легенда о Ларе Крофт" получила дату выхода и тизер

Четвёртое дополнение Age of Wonders 4: Eldritch Realms завершит первый цикл поддержки игры



Робот Пермского Политеха способен с высокой точностью проводить диагностику промышленных металлоконструкций

Пермский пенсионер получил условный срок за попытку поджечь военкомат

Пермяк убил мать своей знакомой на первом свидании

Глав четырех округов Прикамья обязали оборудовать линии электропередач защитой от гнезд птиц




В Перми ребенку оторвало фалангу пальца во время купания в фонтане

Лето не придет, не ждите: синоптики сделали прогноз на 3 месяца, погода удивляет все больше

«Вы меня видели?»: Двум смертям не бывать

Телебашню в Самаре 1 июня украсит праздничная подсветка в честь Международного дня защиты детей


В Пермском крае на два дня закроют железнодорожный переезд в Лобаново

В Прикамье уровень удовлетворенности жителями учреждений культуры достиг 89%

В Перми ребенку, который купался в фонтане, оторвало палец

Всероссийский форум «Арктика. Лед тронулся» дает возможность молодежи получить новые компетенции


Синнер повторил уникальное достижение Джоковича и Надаля на турнирах «Большого шлема»

Итальянская забастовка: Рублёв, Котов и Самсонова вылетели с «Ролан Гаррос», Потапова обыграла Ван Синьюй

Теннисистка из Пятигорска вышла в четвёртый круг турнира Большого шлема

Прямая трансляция матча Елены Рыбакиной против экс-первой ракетки мира на «Ролан Гаррос»


Робот Пермского Политеха способен с высокой точностью проводить диагностику промышленных металлоконструкций

В Перми ребенку, который купался в фонтане, оторвало палец

В Пермском крае на два дня закроют железнодорожный переезд в Лобаново

В Пермском крае втрое выросло количество иностранных студентов


Музыкальные новости

НА ДЕТСКОМ ФЕСТИВАЛЕ ИСКУССТВ «НЕБО» СОСТОИТСЯ 5 ПРЕМЬЕР И ПОКАЖУТ НОВИНКИ ОТ ВЕДУЩИХ МОСКОВСКИХ ТЕАТРОВ

«Мы думали, что будет легче!» Оксана Самойлова и Джиган будут выживать в песках дубайской пустыни в шоу «Выжить в Дубае. Возвращение» на ТНТ

Музыка и стихи: концерт к 100-летию со дня рождения Булата Окуджавы состоится в Троицке

Шуфутинский – по 8000, Моцарт – 800. Какие звезды и почем выступят в Ульяновске в июне



АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые ремонты на производственных объектах

В Пермском крае зафиксирован рост подростковой преступности

Пермский пенсионер получил условный срок за попытку поджечь военкомат

Робот Пермского Политеха способен с высокой точностью проводить диагностику промышленных металлоконструкций


Собянин поздравил победителей городского конкурса в сфере культуры и искусства

POMPEYA и O! МАРГО выступят на фестивале «НЕБО»

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева

«Восход», Тинькофф Банк и Альфа объявили о совместном pre-IPO фонде в секторе tech на 4 млрд рублей


Пермский общественный транспорт переходит на летнее расписание с увеличением дачных рейсов

​Компания из Санкт-Петербурга займется проектированием развязки на площади у Центрального рынка

В Перми нашли погибшим водителя, который пропал при странных обстоятельствах

В Перми пассажирка, упавшая в автобусе, отсудила 250 000 рублей у перевозчика


Ташкент становится для Москвы точкой опоры – Астана проигрывает, уходя под Запад

Лучшие фото за май // Запоминающиеся кадры месяца

«Так вкусно»: Путин поблагодарил главу Минсельхоза Узбекистана за фрукты

Путин 7 июня выступит на ПМЭФ и будет говорить не только об экономике


​Эпидемиологи зафиксировали резкий рост заболеваемости коронавирусом

В Пермском крае наблюдается резкая заболеваемость коронавирусом




В Прикамье нашлись пропавшие мать и сын с протезом вместо руки

Роспотребнадзор проводит расследование случаев заболевания корью в Березниках и Соликамске

​Эпидемиологи зафиксировали резкий рост заболеваемости коронавирусом

​В Березниках и Соликамске зафиксированы случаи заболевания корью


Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


Пермский ФК «Амкар» одержал победу над «Рубин-2» на домашнем поле

В Перми новый бассейн спорткомплекса «Энергия» откроется 10 июня

​В Перми 10 июня откроют новый бассейн в спорткомплексе «Энергия»

Калужские лесорубы сразятся в чемпионате России за звание лучших вальщиков леса




Собянин: В Москве создана самая маленькая схема метро в мире

Собянин: Около обновленных поликлиник создано более 600 зон отдыха

Собянин рассказал, как москвичи исполняют заветные мечты детей-сирот

Сергей Собянин: Центральной детской библиотеке имени Гайдара — 90 лет


Прокуратура Прикамья требует защиты краснокнижных птиц от линий электропередач

«А че так дорого?»: пермяки шокированы ценами на прогулочные рейсы до Закамска

Глав четырех округов Прикамья обязали оборудовать линии электропередач защитой от гнезд птиц

В Пермском крае медведь разгромил дом в заповеднике


В Пермском крае втрое выросло количество иностранных студентов

«Роснано» отчиталось о выходе из ряда проектов и желании зайти в новые

В Прикамье уровень удовлетворенности жителями учреждений культуры достиг 89%

В Перми ребенку оторвало фалангу пальца во время купания в фонтане


Архангельская область подключается к марафону "Сила России"

XXXIII Церемония «Хрустальная Турандот» объявит победителей сезона 2023/2024

В Архангельске подвели итоги III Всероссийского форума «Арктика. Лёд тронулся»

В Архангельске медики России обменялись методиками оказания офтальмологической помощи


Первый автобус «Санкт-Петербург — Симферополь» вышел на маршрут

Выставка-представление «Не просто город, а судьба, которой я не устаю гордиться!»

Банки начали выдавать ипотеку на жилье в Крыму

Арт-знакомство «Искусство должно давать счастье и радость»


Фестиваль «Медвежонок» наградил победителей

«Роснано» отчиталось о выходе из ряда проектов и желании зайти в новые

Робот Пермского Политеха способен с высокой точностью проводить диагностику промышленных металлоконструкций

В финал конкурса «Это у нас семейное» вышли 78 семей из ПФО












Спорт в Пермском крае

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

17-летний россиянин Даниил Саркисян разгромил Форбса из США на юниорском «Ролан Гаррос»






В Прикамье уровень удовлетворенности жителями учреждений культуры достиг 89%

В Прикамье на время закроют железнодорожный переезд

В Перми ребенку, который купался в фонтане, оторвало палец

Пермский депутат-коммунист стал кандидатом геолого-минералогических наук