33 яшьтә фаҗигале һәлак булган галим Әнвәр Әфләтунов турында: «Абыебызның каберен таптык»
Бу язма 33 яшендә фаҗигале рәвештә Казанда һәлак булып, арабыздан вакытсыз киткән тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Буада туып үскән Әнвәр Әфләтуновка багышлана. Галимнең туганнары Рузалия Гәрәева белән Фирдәвес Гобәйдуллина «Интертат» хәбәрчесенә яраткан абыйлары турында иң якты истәлекләрен сөйләде.