AZAL авиакомпаниясе «Баку–Казань-Баку» рейсларын туктата
Азәрбәйҗанның AZAL авиакомпаниясе «Баку — Казань — Баку» маршруты буенча барлык рейсларны туктата. Авиакомпаниянең матбугат үзәге моны Казан аэропортының даими рәвештә ябылып торуы белән аңлата. (Казан аэропорты, Саратов шәһәренә дрон һөҗүмнәре булу сәбәпле, бүген дә ябылып торды). Авиакомпания пассажирларның имин булуы иң мөһим мәсьәлә булуы белән аңлата.
Читать дальше...