«Тойота» каршы як полосага чыккан авариядә 6 хатын-кыз һәлак булган
Амур өлкәсенең Сковородинский районында авариядә 6 хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Авария А-360 «Амур» федераль юлында булды. «Тойота» йөртүчесе каршы як полосага чыкты һәм каршы килә торган ике «Вольво» йөк машинасына бәрелде. Йөк машиналарының берсе сулга борыла иде», – дигән канал чыганагы.
Фаҗига урынында 5 хатын-кыз үлә, тагын берсе хастаханәгә барышлый һәлак була.
«Тойота» йөртүчесе реанимациядә ята.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Амур өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига 20 сентябрьдә 22.00 сәгатьтә була. «Тойота»ны йөртүче ир-ат 1978 елда туган. Җинаять эше ачылган.
Фото: © 28.мвд.рф