Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2023

Уфада бер ир-ат хатыны белән бергә «тещасын» үтергән һәм урманга илтеп ташлаган

0

Уфада яшәүче 49 яшьлек ир-ат хатынының өлкән яшьтәге әнисен үтерүдә шикләнелә. Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 7 ноябрьдә Уфада яшәүче хатын-кыз 64 яшьлек әнисенең юкка чыгуы турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, әнисе 24 октябрьдә өеннән чыгып киткән һәм кайтмый. бу хакта "Вся Башкирия" сайты яза.

Ике атна дәвамында хокук сакчылары пенсионерны эзли, моңа волонтерларны җәлеп итәләр, тик эзләү нәтиҗә бирми. Шул вакытта тикшерүчеләр, ханым чыгып киткән өйне карарга була.

Йорты караган вакытта криминалистлар идәндә юылган, сизелер-сизелмәс кенә булып калган кан таплары таба. Бу «табылдыктан» соң югалган пенсионерның кызы барысын да сөйләргә мәҗбүр була. Аның сүзләренчә, 24 октябрь кичендә аның 49 яшьлек ире «тещасы» белән сүзгә килә, шуннан сугышып китәләр. Ярсыган ир-ат өлкән яшьтәге хатынның башына берничә мәртәбә суга, ә соңыннан пычак белән муенын кисә. Бу яралардан хатын-кыз урында ук вафат була.

Аның мәете берничә көн өйдә ята. Соңыннан ир белән хатын аннан котылырга уйлый. Ир-ат тещасының мәетен Благовещен районындагы урманга илтеп ташлый, аны ботаклар белән каплый. Өенә кайткач, кан эзләрен әйбәтләп юа. Ә хатыны исә, тикшерүне бутар өчен, әнисенең югалуы турында берничә көн узгач кына хәбәр итәргә тиеш була.

Хәзерге вакытта үтерүдә шикләнелгән ир-ат кулга алынган, аңа суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Җинаятьтә катнашкан хатынына карата әлегә бернинди чара да күрмәгән, тик җинаять турында мәгълүматны яшерү дә җитди хокук бозу булып санала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Российская теннисистка Александрова уступила в полуфинале турнира в Дохе






Депутат Чаплин назвал северную надбавку ключевой среди доплат пенсионерам в РФ

Mash: На тусовку Хакамады в отеле "Савой" в центре Москвы нагрянул ОМОН

Почему падают звёзды. Странная смерть олимпийского чемпиона Попенченко

Красота православных храмов (#555)