Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Май
2024

Пассажир автобусы күпердән елгага төшкән: һәлак булучылар бар - видео

0

Санкт-Петербургта пассажир автобусы Мойка елгасына төшеп киткән, дип хәбәр итә «База».

Видодан аңлашылганча, автобус йөртүче ни сәбәпледер идарәне югалта, бинага бәрелә, аннары бер автомобильне бәрдерә, читкә борылып, күпер коймасын ватып, суга чума.

Автобус шәһәрнең 262 маршруты буенча барган. Анда 20 кеше булган дип фаразлыйлар. Беренче булып ярдәмгә шул тирәдә эшләүче төзүчеләр килгән. 1 кешенең һәлак булуы билгеле, 2 кешене реанимацияләргә тырышалар, 5 кеше госпитализацияләнгән. Автобуста барлыгы күпме кеше булганлыгы әлегә билгеле түгел.

SHOT язучынча, йөртүчене коткарганнар, ул авыр хәлдә хастаханәдә. Шот фаразынча, йөртүче үзен начар хис итә башлаган – бинага бәрелгәнче үк ул каршы полосадан барган. Шот 4 кеше аңында түгел дип яза.Бу телеграм-канал фаразынча, автобуста барлыгы 20 кеше булган.

Автобустан барлык пассажирларны да чыгарып бетергәннәр, алар барлыгы 15 булган, кайберләре үзләре автобус түбәсенә чыга алган. «Юл йөрү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, ике яки күбрәк кешенең үлеменә сәбәпче булу» маддәсе буенча, җинаять эше ачылган. Автобус йөртүчене 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

14.36: Һәлак булучылар 2 кеше. Пассажирларның берсен коткарып кала алмаганнар, ул хастаханәдә үлгән.

15.03: Һәлак булучылар – 7 кеше. Үзләре автобус салоныннан чыга алмаган пассажирларны коткара алмаганнар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко снялась для Harper's Bazaar и раскрыла тайны личной жизни






ВС РФ с помощью радиоудара по ВСУ спасли сотни жизней наших бойцов

В Котельниках пройдет спектакль «Щелкунчик»

Облачность и гололедица ожидаются в Москве 9 января

Не фиктивный брак и легальная работа: как новые правила повлияют на мигрантов в России