«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрованың туе булган
«Татар радиосы» алып баручысы Лилия Кадыйрова сөйгәне Илфат Вакказов белән узган елның октябрендә никах укыткан иде. Яңа ел алдыннан Лилия сөйгәне Илфат (популяр алып баручы Илшат Вакказовның энесе) белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштереп тә кайттылар.
Узган ялларда, 11 майда, яшь гаилә туй мәҗлесен дә үткәргән. Аларның танышу тарихын кунакларга танылган алып баручы, блогер Айназ Габидуллина бәян итә.
«Зарыгып көткән көн килеп җитте. Сез үзегез ышанасызмы? Бу мәхәббәт тарихын тыңладым да, күпме сабырлык, тәвәккәллек монда, дип уйладым. Иң беренче чиратта, Лилия Илфатка гашыйк була. 2016-2017 еллар. Социаль челтәрдә фотосын күреп ала да, кыз бала буларак, беренче булып «лайк» куя, яза алмый бит инде. Таныштыручы, араларына күпер салучы кешене эзли башлый һәм таба да. Ул аларның – уртак дуслары була. Илфат белән кафеда утырганда, ул егет Лилияне дә чакыра. Шул кичне Илфат аны өенә илтеп куя һәм икенче көнне кофе эчәргә чакыра. Икенче көнне күрешәләр, кофе эчәләр һәм егет тагын өенә илтеп куя.
«Бу данлыклы Вакказовларның нәсел дәвамчысы минем ише гади Кадыйровага карамас инде», – дип уйлый Лилия. Ул вакытта Илфатның «ундүртенче» машинада йөргән вакыты. «Мондый «текә» кыз «ундүртенче» машинада йөрүче Саба егетенә мәңге карамас», – дип кайтып китә егет. Шулай да кыюлык җыеп, Лилиягә язган әле ул.
– Миңа шундый рәхәт булды бу очрашудан соң.
– Нишләп?
– Чөнки мин синең белән очраштым.
Нишләптер бу язышуның дәвамы булмый. Мөгаен, ул вакытта аларны икесенең берсе дә җитди мөнәсәбәтләргә, гаилә корырга әзер булмагандыр. Ничә еллар узгач, 2023 елда, аларның хәлиткеч очрашуы була. Лилиягә эше буенча авылда яшәүче яшьләр турында сюжет төшерергә кирәк була. Илфатка шалтырата. «Син бер дә үзгәрмәгән, син әле дә шундый чибәр», – дип каршы ала аны Илфат. «Синең йорт кишәрлегеңә килеп кердем дә, монда чәчкә утыртырга, монда кишер чәчәргә була, дип уйладым. Бу эшләр белән кем шөгыльләнер икән инде? Менә синең йөри торган кызың «мин авылда яшәүче егеткә кияүгә чыкмаячакмын, авылга яшәргә кайтмаячакмын» дип әйтсә, син нәрсә эшләячәксең?» – дип сорый. «Минем булды андыйлар, без просто бетердек», – ди Илфат.
Алар апрельдә очраша, аннары Илфат Лилияне майда баскетбол матчына чакыра, янә кофе эчәләр. Шул кофе белән исертеп бетергән ахры инде ул аны. Аңлаган кофе яратканын, кофедан башка яши алмаганын. Матчтан соң аерылышалар да, аннары Илфат ике көнгә бер Сабадан Казанга килеп йөри башлый. Сабада да вариантлар да булгандыр инде, әмма нәкъ менә шушы кыз йөрәге түренә кереп утыра. Озак та очрашып йөрмиләр. Илфат 1 айдан әти-әниләре белән таныштыра, Вакказовларның нигез йортына гает бәйрәменә кайталар. «Без өйләнешәбезме, юкмы? Мине эшкә чакыралар, тагын бер эшкә урнашам икән, мин Казанда озакка калам, өйләнешәбез икән – Сабага кайтам», – ди Лилия 3 ай очрашканнан соң. «Ярар алайса», – ди Илфат. Аннары ул тәкъдим ясый.
...Һәм бүген алар сезнең карышыгызда», – дип озын-озак мавыктыргыч итеп сөйли алып баручы.
Соңыннан яшь гаилә балдак алмаша.