Диспансеризация онкологиягә каршы көрәшә. Колоректаль яман шешне вакытында диагностикалау
Көндәлек ыгы-зыгыда һәм һәрнәрсәгә дә өлгерергә омтылып яшәү режимында безгә еш кына үзебезгә вакыт җитми. Әмма иртәме-соңмы организм билгеләр җибәрә башлый, ә аларны игътибарсыз калдыру мөмкин булмаячак. Шуңа күрә үзең турында алдан кайгырта башлау бик мөһим. Өстәвенә, моны эшләү шактый җиңел – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, вакытында йокларга ятарга, дөрес тукланырга һәм диспансеризация узарга. Соңгы пункт ир-атлар өчен аеруча актуаль. Кызганычка, статистика күрсәткәнчә, ир-атлар үз сәламәтлекләренә һәркайсының тагын берничә гомере булган кебек карыйлар.
Диспансеризация кысаларында, тизәктә яшерен кан булу-булмауга тикшерүгә юллама бирәләр. Кайвакыт бу анализны тапшыруның кирәк булуы кайбер кешеләрдә сораулар тудыра. Тизәктә яшерен кан табу кайбер авыруларны, шул исәптән колоректаль яман шешне дә ачыкларга ярдәм итә. Бу – дөньяда, шул исәптән Татарстанда да, иң киң таралган яман шеш төрләренең берсе, мондый чир булса, юан яки туры эчәк зарарлана.
40 яшьтән 64 яшькә кадәрге гражданнарга бу анализны, өлкәннәргә диспансеризация уздыру кысаларында, 2 елга 1 тапкыр тапшырырга киңәш ителә. Яшь барган саен колоректаль яман шеш куркынычы арта барганлыктан, 65 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләргә анализны ел саен тапшырырга киңәш ителә.
Колоректаль яман шеш, аны диагностикалау һәм куркыныч янаучы кешеләр төркемнәре турында медицина фәннәре докторы, онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, Россиянең атказанган табибы Илгиз Габдулла улы Гатауллин тулырак итеп сөйли.
Колоректаль яман шеш – җыелма төшенчә, ул туры һәм каймалы эчәкнең («ободковая» – юан эчәкнең төп өлеше, сукыр эчәкнең дәвамы) яман шешен үз эченә ала. 2023 елда Татарстанда барлыгы 2496 кешедә колоректаль яман шеш булган, бу сан үткән ел белән чагыштырганда 500 кешегә күбрәк.
Медицина фәннәре докторы, онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, Россиянең атказанган табибы Илгиз Габдулла улы Гатауллин
Фото: © Владимир Васильев
Эчәктәге массаның күчеп йөреше бозылганчы, яисә шешнең таркалу кебек икенчел симптомнары барлыкка килгәнче, метастазалар башланганчы, туры һәм каймалы эчәк яман шеше озак вакыт дәвамында симптомсыз уза. Рак симптомнары шешнең кайда булуына бәйле. Юан эчәкнең уң ягындагы яман шеш – ул, барыннан да элек, гомуми хәлсезлек, астенизация, анемия, ябыгуны үз эченә алган гомуми симптоматика. Эчәклекнең сул ягындагы һәм туры эчәктәге яман шеш симптомнары – эч кату яки эч китү торган саен ешрак була, тизәктә лайла һәм кан эзләре күренә башлый. Кайбер очракларда шеш эчәклекне ябып ук куя, бу вакытта ашыгыч оператив гамәлләр таләп ителә.
Диспансеризация колоректаль яман шешне иртә диагностикалауда мөһим роль башкара, чөнки бу вакытта тизәктә яшерен кан булу-булмауга тикшерү үткәрелә. Тикшерү узучылар яшәү урыны буенча поликлиникаларда фекаль иммунохимик тест ярдәмендә тест уза, ул дөньяның күп илләрендә гомуми кабул ителгән скрининг методы булып санала. Тикшеренү Татарстанда 2015 елдан бирле алып барыла. Татарстан Республикасында ачыкланган патологик нәтиҗәләр өлеше үткәрелгән тестларның гомуми саныннан уртача 8% тәшкил итә. Димәк, ел саен 16 меңгә якын граждан фиброколоноскопия уздыру өчен скринингның икенче этабына мохтаҗ. Үткәрелгән эндоскопия нәтиҗәләре буенча пациентларның 5 процентында туры һәм каймалы эчәкләрендә яман шеш, 37 процентында юан эчәкнең төрле бүлекләрендә яман булмаган шешләр ачыкланган. Тизәктә яшерен канны ачыклау өчен уздырылган тест уңай нәтиҗә күрсәткән пациентларның шактый өлешендә (58%) туры яки каймалы эчәкнең нинди дә булса органик патологиясе булмаган. Әмма, кызганычка, колоноскопияне бары тик һәр унынчы потенциаль пациент кына ясата ала, бу күп затларның бу процедураны узудан баш тартуы һәм төрле оештыру сәбәпләре белән бәйле. Шуңа күрә халык арасында киң колачлы санитар-аңлату эше үткәрергә кирәк.
Бу төр яман шешнең барлыкка килү сәбәпләре, башка күп кенә яман шешләрнеке кебек үк, әлегә кадәр билгеле түгел. Организмның бу чиргә бирешүчән булуы яки куркыныч тудыра торган факторлар бар. Бу – барыннан да элек, пациент анамнезында юан эчәктә яман булмаган шешләр булу (трансформация, ягъни теләсә нинди шешнең яман шешкә әйләнә ала дигән төшенчә бар). Яман шеш чыгу куркынычы янаган авырулар арасында шулай ук җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы булган пациентлар да бар. Туганнарында мондый шешләр булган кешеләр дә авыруга ешрак дучар була.
Күп кенә тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәтүенчә, җепселле азык (клетчатка), кальций һәм йогуртны даими куллану колоректаль яман шеш куркынычын киметә, ә кызыл ит һәм алкогольне артык куллану ямаш шеш чыгу куркынычын арттыра дигән фикерләр бар.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, сәламәтлегебез чыннан да безнең кулларда. Аның турында кайгырту – һәр кешенең бурычы, һәм диспансеризация бу очракта реаль ярдәм күрсәтә. Профилактик тикшерү гаилә традициясенә әйләнсен иде. Шуңа күрә гаилә башлыгының сәламәтлеккә сак карарга кирәк икәнен үз үрнәгендә күрсәтүе мөһим. Бу – безнең киләчәгебезгә өлеш кертү, ә аны һәркем эшли ала.
Материал «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» заказы буенча әзерләнде.