Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләре
Өлкәннәр Бу өлкәннәр, ни өчендер, Гел киресен эшлиләр. Мин үзем чәй эчмим, алар Кыстый-кыстый: «Эч!» – диләр. Урамга чыга башласаң: «Ныгытып киен!» – диләр. Ә үзләре, ни өчендер, Ныгытып киенмиләр. Йоклыйсы килмәгән чакта: «Бар инде, йокла!» – диләр. Йоклаганда: «Тор инде, тор, Аунама юкка!» – диләр. Уйнаганда: «Китап укы, Уйнап утырма!» – диләр. Укысам: «Башың авыртыр, Бик күп укыма!» – диләр. Әгәр дә өйдә утырсам: «Бар, урамда йөр!» – диләр. Ә урамга чыгып китсәм: «Бик күп йөрмә, кер!» – диләр. Эшсез йөрсәң дә ярамый: «Бераз ярдәм ит!» – диләр. Әгәр ярдәм итәм дисәң: «Борчып йөрмә, кит!» – диләр. Тотынсаң вак-төяк эшкә, Алар бирә эресен. Аңламассың – бу өлкәннәр Эшлиләр гел киресен! Сабантуйда Колга тора мәйданда – Биегрәктер Айдан да! Әтәч – колга башында, Кызыктыра барсын да! Тик меналмый беркем дә, Мин дә бар шул төркемдә. Менә миңа да чират. Менәм, Мин дә бит ир-ат! Менеп киттем тиз генә, Тиз генә, җитез генә! Һәм карадым түбәнгә – Ай-яй биек менгәнмен, Ничек менә белгәнмен?! Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да. Торам шулай килалмый Бернинди карарга да... Үч иткәндәй, әтәч тә, Бөтен көчкә кычкырып, Китте кулдан ычкынып! Ычкынды, җиргә очты, Йоны гына кулымда. Әтәч урынына мин Калдым колга башында. Кирәкми әтәчегез, Кирәкми бүләгегез – Мине алырга гына Менегез берәрегез! Абыемның бүреге Абыйның солдат бүреген Кидем мин – күрәсезме? Бигрәк олы бүрек кигән, Дип, миннән көләсезме? Олы түгел, тап-таман, Бер дигән бүрек менә. Нәкъ минем үземә үлчәп Тегелгән кебек кенә. Абыйның бүреге миңа Ничек соң, килешәме? Минем үз бүрегем дә бар. Өр-яңа килеш әле. Малайлар булып малайлар Бер бүрексез буламы?! Үземнекен кияр идем, Энем кия шул аны! Минем таныш автобусым Яңгыр булсын, Буран булсын, Минем таныш автобусым Тукталышта Көтә мине. Ишек ачып Кертә мине, Тирбәлдереп Йөртә мине, Мәктәпкә үк Илтә мине – Бигрәк якын итә мине. Алып кайта Аннан өйгә – әйбәт шул ул Әллә нигә... Җилдәй җитез, Йөртә бик тиз Минем таныш Автобусым – Ул бит минем Авто-дустым! Олы булсам... Олы булсам, мин улыма Чын маэмай алыр идем. Каникулда улым белән Диңгезгә барыр идем. Улымны көн дә бер тапкыр Кинога кертер идем. Көннәр буе машинага Утыртып йөртер идем. Бер бинокль, фотоаппарат, Велосипед кимендә Сатып алып бирер идем Аның туган көнендә. Их, зур булсам, әти булсам, Нишләргә белер идем: Ни сораса да, улыма Гел алып бирер идем. Ике уйлап тормас идем, Ник көләсез? Көлмәгез! Үзенә дә кирәк икән, Диеп уйлый күрмәгез! Икесе дә мин үзем Вакыт табам мин көн дә Шаярырга, уйнарга. Кайчак, ташлап эшемне, Чумам төрле уйларга. Өлгерәм тик йөрергә, Су керергә инештә. Әнием бик ярата Мине шушы килеш тә! Кайчак, әни эш кушса, Елыйсы килә минем. Килә шул! Ни дисәң дә, Төпчеге мин әнинең! Әмма миңа таяна Әнием һәр эшендә. Ярата бит ул мине Менә шуның өчен дә. Ни кушса да, мин аңа Ярдәм итәргә әзер – Теләсә нинди эшне Эшли алам мин хәзер. Әнигә ярдәм кирәк! Ярдәм итмәс тә идем, Ни дисәң дә, мин әле Олы улы әнинең – Бердәнбере әнинең! Әти төсле Әти бик тә кыюсыз, Бик бәләкәй һәм чандыр Малай булган Кайчандыр. Соңга да калгалаган, Шелтә дә алгалаган. Бик яраткан уйнарга. Кайда гына йөрмәгән, Өйгә кайтып Кермәгән! Бик соң торган Йокыдан, Чөнки төннәр буена, Качып, китап укыган. Бервакытны тарихтан Алган ул хәтта «өчле»... Мин дә нәкъ Әти төсле! Рәхәт минем әтигә – Бар исеме, бар даны! «Кешелекле кеше!» дип Мактыйлар бар да аны. Минем әти мактаулы Үзенең эшендә дә – Өр-яңа орден балкый Әтинең түшендә дә! Гел әйбәт сүзләр йөри Әтиемә карата. Аны бар да хөрмәтли, Аны бар да ярата. Ул – Сабантуй батыры! Ул гайрәтле! Ул көчле! Мин дә нәкъ Әти төсле! Үсик әле Тышта чыдарлык түгел, Хәтта чыгарлык түгел! – Туңдыра, өшеттерә, Кешеләр өшеп керә. Мәктәпкә укырга йөргән Зур-зур укучыларга Рөхсәт итмиләр өлкәннәр Урамга да чыгарга. Аларга җай табылган – Мәктәпләре ябылган! Ә безгә берни булмый! Берни булмый! Чөнки безгә Бакчага йөрми булмый! Суыктан куркып торсак, Өйдә генә утырсак, Кибетләр ябылыр иде, Заводлар туктар иде, Сыерлар савылмас иде, Трамвайлар йоклар иде. Урамнар буш калыр иде, Өйдән чыга алмасак. Әллә ниләр булыр иде, Без бакчага бармасак... Шуңа күрә безгә әле Бакчага йөрми булмый. Укучылар ятсын өйдә, Ә безгә берни булмый! Укучылар булыйк инде, Үсик әле тагын да, Без дә шунда утырырбыз Өйдә – җылыда гына! Кайтмый калдык чак кына! Таныштым мин бер фил белән, Диңгез буена баргач. Шундый дуслаштык, ул мине Утыртып йөртте, аргач. Өч кило кәнфит һәм шикәр Ашаттым мин фил дуска. Гел филгә атланып йөргәч, Охшап беттем индуска. Киткәндә дә филемне мин Кәнфит белән сыйладым. Безгә кайтмакчы иде дә, Самолетка сыймады. Кайта идем мин, әлбәттә, Фил дуска да атланып. Ул кадәр озын юл түгел – Булса булыр атналык. Сизелми дә калыр иде – Аны гына беләбез. Юлны белмәгәнгә генә Кайтмадык фил белән без. Ипекәй! Ипинең бар карасы! Күмәче бар, калачы! Бер капсаң шул карасын, Күмәчен йә калачын, Тагын кабасы килә, Тагын бер генә кабат Кабып аласы килә! Ай-яй тәмле карасы! Ай-яй тәмле калачы! Ипекәйне әтием Безнең өчен үстерә. Ипи безне үстерә – Рәхәтләнеп үс кенә! Бигрәк тәмле карасы, Бигрәк тәмле агы да, Күмәче дә – бары да... Бигрәк тәмле – аз гына Җитми калды тагы да! Ипекәйнең кайсы да – Ризыкның Хөрмәтлесе! Җирдә иң Кыйммәтлесе! Мине дә күрәләрдер Без яши торган биек йорт Казанның иң түрендә. Балконыннан карап торсаң, Бөтен дөнья күренә. Иделдәге теплоходлар, Юллар, Өйләр күренә. Цирк, Кремль, Яшел поезд – Әллә ниләр күренә... Моннан Иң биектә янган Йолдызлар да күренә. Алар бик тә якын кебек – Куллар шунда үрелә! Йолдызлар күз кыса миңа – Алар да күрәләрдер. Мөгаен, мине күргәнгә Шатланып көләләрдер! Кояш белән узышу Кояш белән узышабыз, Мин чабам Ул да чаба. Ул узалмый, Мин узалмыйм – Икебез дә бер чама! Яндык, пештек, Арып беттек – Мин калмый, Ул да калмый, Узып та Китә алмый... Тик кояш Кызык итте – Болытка Кереп китте. Ә үзе болыт артыннан Көлгән була, җитмәсә. Уза идем мин кояшны, Әгәр кереп китмәсә! Песнәк белән сөйләшү И песнәгем, белеп торам, Күреп торам – туңгансың. Соң син бит безнең балконга Җылы эзләп кунгансың. Йоннарыңны кабарткансың, Калтырыйсың – күр инде. Җылыда җырлавы рәхәт – Әйдә, безгә кер инде! Югыйсә елап җибәрәм, Торма инде салкында. Кермәсәң безгә хәзер үк, Үзем чыгам балконга. Син туңсаң, мин дә туңармын. Туңсам белерсең әле... Салкында торып авырсам, Елап йөрерсең әле! Әнвәрнең хыялы Суык булса да, барыбер Керәсе килми тыштан. Әнвәр дә бик чыгар иде, Курка шул салкын кыштан. Кичәгенәк күп уйнагач, Куллары туңган аның. Шуңа күрә Суык бабай Өенә куган аны! Тәрәзәдән тышка карый да Уйлый эченнән Әнвәр: «Их, шуар идем, ак карлар Җәй көне булса әгәр!» Кар яуды көн буена... Кар яуды көн буена, Кар яуды төн буена. Күмеп китте юлларны, Күмеп китте урамны... Күмеп китте өйләрне, Тагын әллә ниләрне... Күмә иде мине дә, Бик тә күмәр иде дә, Бик нык яуганын күреп, Качтым шул өйгә кереп! Минем яныма кереп, Карасын инде күмеп! Өзмәдем Әллә яңгыр булганга, Гөмбә тулган урманга. Әкәмәт! Шаккаттым мин – Йөзләп гөмбә таптым мин! Берсеннән-берсе эре, Эрерәк тапкан бере! Миннән ләкин көлмәгез –
Кайтып киләм гөмбәсез. Тырысым буп-буш минем, Ә күңелем хуш минем! Тик йөрмәдем тик кенә, «Тапмадым шул» дип кенә. Чынлап гөмбә эзләдем, Тик берсен дә өзмәдем. Өзмәдем шул, өзмәдем Әй, көлгәннәр көлсен лә. Гөмбәне яратканга Өзмәдем мин берсен дә! Күчтәнәч Әбисенә барды Алмаз, Ияреп әнисенә. – Күчтәнәчсез килдек, – диде Әнисе әбисенә. – Юк-юк, зур күчтәнәч белән Килгәнсез! – диде әби. – Менә бит күчтәнәч, – диеп, Алмазны сөйде әби... Алмазның әнисе тагын Күчтәнәчләр әзерли. – Әбиләреңә кунакка Барып кайтам хәзер, – ди. Дәшә Алмаз әнисенә: – Әни, әни, карале, Күчтәнәч итеп, бүген дә Мине алып бар әле! Оча торган чаңгылар Оча гына Чаңгылар, Алар гүя Җанлылар! Сикәлтәдән чаңгылар Очып китә бик биек. Шуңа тизрәк төшәбез, Очып китмәсен, диеп! Әгәр җиргә төшмәсәң, Очар алар ары да. Бар икән чаңгыларның Оча торганнары да! Сез дә бәхетегезне Берәр сынап карагыз! Әти-әниегездән Сез дә сорап карагыз! Хәлегезгә Керерләр, Бәлки, алып Бирерләр?! Балыкчы Үзебезнең инештән мин Тоттым сазан баласын. Минем бабам тоткан булган Аның ерак бабасын. Сез дә аптырар идегез Мин каптырган сазанга – Күпме генә тырышсаң да Сыймас иде казанга. Юк, казанга гына түгел, Әле бала килеш тә, Әгәр җибәрсәң яңадан, Сыймас иде инешкә! Нәрсә, әллә Ышанмыйсызмы? Тагын шундый зур бер Балык тотып күрсәтер Идем инде мин сезгә... Тик менә берәү генә Иде шул андый Зур балык. Мин мактанчык түгел Мине беләсездер инде! – Мәрдиев мин, Марат мин. Мактарлык малай булсам да, Мактанырга яратмыйм! Миннән дә шәп укучы юк, «Бишле» алдым бүген дә. Шуңа мактанып торырга Мин мактанчык түгел лә! Мактанырга була, ләкин Кирәк түгел ваклану. Минем кебек шәп малайга Килешми ул мактану. Әгәр дә бик кирәк икән, Иптәшләрем мактасын. Йә килеп карый аласыз Безнең мактау тактасын! Башка малайлар шикелле, Бәлки, мактаныр идем. Болай да һәркем белә бит Әйбәтлегемне минем. Булышчы Әниемә эш күп өйдә, Мин шуңа да булышам. Менә әле дә мин аңа Чынаяклар юышам. Булышам шул, юышам шул, Мин бит инде булышчы. Уф, арыдым! Һаман бетми! Әнием, кил, булышчы! Җәяүле буран Ишек ачылып киткәчтен, Мин кем керә дип торам: Малайларны да уздырып Килеп керде ак буран. Бераз аптырап торды да, Тузгытып ак карларын, Безнең аяк астына ук Кереп качты аннары. Куян кебек йомарланып Бара ул тып-тын гына, Кондуктор күрмәсен диеп, Шым гына, мыштым гына! Җәяүле буран да хәзер Алдатмый, ай-яй оста: Безнең кебек рәхәтләнеп Йөри ул автобуста! Әни кирәк Көннәр якты Булсын өчен Әни кирәк! Йокы татлы Булсын өчен Әни кирәк! Җил-яңгырдан Саклар өчен Әни кирәк! Усаллардан Яклар өчен Әни кирәк! Ашлар тәмле Булсын өчен Әни кирәк! Дөнья ямьле Булсын өчен Әни кирәк! Безнең көннәр Якты булу Кирәк аңа! Безнең йокы Татлы булу Кирәк аңа! Җил-яңгырдан Безне саклау Кирәк аңа! Усаллардан Безне яклау Кирәк аңа! Безнең ашлар Тәмле булу Кирәк аңа! Бөтен дөнья Ямьле булу Кирәк аңа! Шуңа күрә Ул бит Ана! Акбайга Йөрмә, Акбай, безнең янда, Йә тешләрсең, кит әле! Песиебезгә дә өрмә, Ул бәләкәй бит әле. Юлбарыска охшаган ул Безнең песи баласы. Чынлап юлбарыс булган, ди, Аның ерак бабасы. Ул да үскәчтен юлбарыс Булыр әле – күрерсең. Алай бик батыр икәнсең, Менә шунда өрерсең! Әйтмим Әни кайтып керде дә: – Пыр тузган өй эче! – ди, – Ах, тәлинкәм ватылган, Кайсыгызның эше? – ди... Тәлинкәне Кем ватканны Беләм бары мин генә. Беләм дә... Әйтмим генә. Ярар инде, сорашмагыз! Ярдәм итмәс үгетләр. Әйтер идем, әйбәт түгел, Сер сөйләсә егетләр. Әйтмим аны әнигә дә, Әйтмим аны сезгә дә. Әйтмим булгач әйтмим инде, Әйтмим берегезгә дә. Әгәр дә ул серне чишсәм, Көлер идегез бугай: Тәлинкәне Мин ватканны Белер идегез бугай... Хәйләкәрләр! Тәмле кычыткан Кычыткан салып пешергән Ашын әни иртәнгә. Юри пешергәндер әле, Мине кызык итәргә. Үзе, берни булмагандай, Ашый кычыткан ашын. Ничек чакмый ул әнине – Шуңарга җитми башым. Мин дә юри капкан идем, Чакмый телне кычыткан. – Сыйлачы, әни, мине дә, Бигрәк тәмле кычыткан! Тыңламаган өчен, мине Берчак кычыткан белән «Пешергән» иде шул әни, Шуңа тәмен шәп беләм. Кызык булып китте әле, Шуны искә төшергәч: Кычыткан да юашланган, Тәмләнгән бит... пешергәч! Белә икән Олымы ул, кечеме ул, Сөйләшсә дә кем белән, Бөтен белгәне Айратның: «Мин беләм!» дә «Мин беләм!» Малайлар бергә җыелып Сөйләшсәләр берәр ни, Тыңламый да, әйтә Айрат: – Беләм инде, беләм! – ди, – Миңа акыл өйрәтмәгез, Тыңларга да теләмим. Сез белгәнне, сез күргәнне Әллә кайчан беләм мин! – Ни беләсең, Айрат? – дибез. – Барысын да беләм! – ди. – Берни белмисең бит, – дибез. Айрат ике уйлап тормый: – Анысын да беләм, – ди.
Энекәш кирәк миңа!
Сезгә рәхәт! Берегез дә Минем хәлдә түгел сез. Беләсезме, өйдә миңа Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак, Уйлап ятам-ятам да: Юк шул минем абыем да, Юк шул минем апам да, Сеңелем дә, энем дә. Бергә-бергә уйныйсым Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә: Уйныйлар-шаяралар. Алар күп шул, күмәк шул, Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа, Энекәш кирәк миңа!
Яратыр идем мин аны, Хәтта елак булса да. Бакчага да илтер идем, Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга Уйнарга чыгар идем. Әгәр мине тыңламаса, Ничек тә чыдар идем.
Әтиләр бит ничә кабат «Алабыз» дип алдыйлар. Бердәнбер малайларына Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә миңа, Уенчык нигә миңа?! Бергәләшеп уйнарга Бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, Ямьсез генә булса да, Елак кына булса да, Энекәш кирәк миңа!