«Биегәнеңне сәгатьләр буе карар идем» – Данир Сабиров «Әкълимә» җырын тәкъдим итте
Юморист Данир Сабиров «Әкълимә» җырын яздырган. Халык бигрәк тә артистның бу җырга биюен ошаткан.
«Биегәнеңне сәгатьләр буе карар идем», «Афәрин, шәп килеп чыккан», – дип канатландырганнар аны.
«Син минем ягыма карамыйсың да, Син минем турым да уйламыйсың да. Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, Син генә минем уемда.
Кушымта: Йөрәгем җылынып китә, Елмаеп карасаң күземә. Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, Син генә минем уемда».