Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Октябрь
2024

Кыз баланы таганнан егып төшергән Чаллы кешесенә 150 мең сум штраф салганнар

0

2021 елның җәендә булган хәлгә суд карары чыкты. Чаллының 59нчы комплексында 2 кыз бала балансир таганда атына. Трусовларның кызлары җиргә каты итеп төшеп утыра, шул сәбәпле, икенче яктагы кыз, кисәк күтәрелеп, егыла. Бу аның әтисенә ошамый. Ул таганны кулы белән каты итеп сикертеп, үз кызы егылган кебек үк итеп, «гаепле» кызны егып төшерә. Кыз бите белән җиргә төшә, күкрәген бәрә.

Каза күрүче кыз – шоумен Антон Трусовның кызы. Кызны егучы – спецназ хезмәткәре Рәмиз Шәймиев. Ул, баласы каза күрү сәбәпле, «дулкынлануын» һәм шул сәбәпле «гаепле» кызны егуын әйтә.

Трусовлар юри кызны еккан әти кешене җәзага тартырга карар кыла. Суд бик озак дәвам итә, барлыгы 20дән артык утырыш булган. Чаллы суды Рәмзи Шәймиев гаепле дигән карар чыгара, ул шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителергә һәм компенсация түләргә тиеш була. Каршы як моның белән ризалашмый. Чаллы суды карары Самара кассациясендә кире кагыла. Әти кешенең гамәлләрендә җинаять юк, ди суд.

Әмма Югары суд, кассацияне кире кагып, Чаллы суды карарын үз көчендә калдыра. Рәмзи Шәймиев 150 мең сум компенсация түләргә тиеш булачак. Моннан тыш, суд чыгымнарын да гаепле як түләячәк, дип сөйләгән «Челнинские известия»гә каза күргән кызның әтисе Антон Трусов.

Антон Трусов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянка Блинкова в паре с Юань Юэ выиграла теннисный турнир в Остине






Самозахват территории общего пользования пресекли в районе Северное Бутово

Защищённый планшет Saotron RT-W11J на базе ОС Windows10

В Сергиевом Посаде состоялась мемориальная акция «Звено бессмертия», посвященная памяти погибших при исполнении служебного долга сотрудников подмосковных ОМОН «Пересвет» и «Русич»

Тула вошла в рейтинг лучших городов России по масштабам строительства