Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Октябрь
2024

«Депутатларга кушылырга кирәктер»: Нияз Рахман легендар җырларны яңартып башкару турында

0

Элеккеге тележурналист Нияз Рахман популяр җырларга кул сузучы артисларга карата фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, инде болай да танылган җырларга тияргә ярамый. Моның өчен алар закон нигезендә сакланган булырга тиеш, һәм татар сәнгатендә авторлык хокуклары буенча да мәсьәләләрне ниндидер бер тәртипкә салырга кирәк.

Интернет киңлекләрендә Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырына бәйле бик каты вазгыять кыза. Мин дә Элвин Грейның сәхифәсенә кереп, үз фикеремне яздырып куйган идем, мине кара исемлеккә кертеп куйганнар.

Гомумән, соңгы вакытта бездә үз фикерен әйтүчеләрне яратмыйлар. Җырчылар бусынмы, башка кешеләр булсынмы. Тизрәк авызны каплап ябып кую ягында торалар.

Бу җырга килгәндә, Радик әйткән, имеш, бу җырны мин тагын да популяррак итәчәкмен, дигән. Миңа калса, ул – инде болай да легендар җыр. Вәсилә Фәттахова белән исеме белән бәйле. Ул мәңгегә безнең күңелләргә, хәтерләргә кереп калган, һәм аны тагын ни өчендер үзгәртеп, тагын да популяррак итеп ятарга кирәк түгелдер. Чөнки бүгенге көндә аны татарлар да, руслар да белә, бөтенесе кушылып җырлыйлар. Бу инде – болай да легендар җыр.

Әгәр дә инде син җырны популяр итәргә телисең икән, үз җырыңны яздыр, ул хит булсын, популяр булсын. Аңа башкалар да кушылып җырлый торган булсын. Җитәр инде монда һаман кеше җырын җырлап йөрергә.

Безнең бит әле Татарстан Дәүләт Советы да бар. Анда безнең депутатларыбыз бар, анда – язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре. Бәлки, аларга да бу эшкә кушылырга кирәктер? Ниндидер законнар кабул итәргә. Татар халкының легендар музыкаль композицияләрен теләсә кемгә бирергә ярамый, үзгәртергә ярамый, дигән. Бу авторлык хокуклары буенча да мәсьәләләрне ниндидер бер тәртипкә кертергә. Чөнки мондый вазгыять гел булып тора. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, давайте анда, кушылыгыз. Хватит, – дип, Рөстәм Миңнехановка пародия ясап тәмалый сүзен Нияз Рахман.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Ветераны СВО и члены их семей отправились в путешествие «Зимняя сказка»

«Танк» сбил двух женщин и ребёнка на пешеходном переходе в Новой Москве

Автор романа «Духless» Сергей Минаев написал сценарий для Первого канала

«Нарисуй» съедобную картину — помоги пернатым: москвичи могут присоединиться к экологической акции