Фирдүс Тямаевның хыянәт турындагы җыры чыкты
Фирдүс Тямаевның хыянәт турында яңа җыры чыкты. Ул «Мине алдыйсың килдеме?» дип атала.
«Әллә мине сизмәс дидеңме,
Әллә мине белмәс дидеңме?
Син бит бу адымың белән
Үз-үзеңнән генә көлдең.
Яратып туя алмадым мин,
Акылымны җуймадым мин.
Бу адымны эшләгәндә
Нинди уйлар уйладың син?
Мине алдыйсың килдеме?
Мине таптыйсың килдеме?
Әллә минем күзгә карап
Ятны сайлыйсың килдеме?..»