Ләйсән Гыймаева: «Оятка калдым бит...»
Җырчыларның җыр сүзләрен оныту күренеше бар инде ул. Каушап китәргә, башка җыр турында уйлап йөреп, буталып куярга мөмкиннәр. Ләйсән Гыймаева белән дә кичә шундыйрак хәл булган. Әле ярый ярдәмгә кызы Таңсылу килгән.
«Уф, кичә оятка калдым бит…
«Остабикә» фестиваленә «Яулыгым» җыры белән чакырганнар иде, җырның сүзләрен оныттым. Таңсылу булмаса, кереп китә идем оятымнан.
Репетициягә йөрергә кирәк шул. Залда мөфти-хәзрәтләр, тагын бик күп зур кунаклар утыра иде», – дип борчылуын белдергән җырчы.