Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Рәхмәт белдерү»: Динара Рәхимова «Фактор-2» солисты Панченконы татарча җырлатты

0

2000 еллар башында яшьләр арасында супер популяр булган «Фактор-2» төркеме солисты Владимир Панченко татарча җырлый башлаган. Моңа татар эстрадасының яшь җырчысы Динара Рәхимова сәбәпче. Динара белән Владимир төркемнең «Улетали журавли» җырын яңа яңгырашта, дуэт итеп яздырганнар. Җырның беренче куплеты – рус, икенчесе татар телендә. Җырны социаль челтәрләрдә күреп, «Интертат» Динара белән элемтәгә керде.

Фото: © Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

Иҗади кеше буларак, миңа талантлы артистлар, музыка легендалары белән эшләү бик ошый. Алардан үземә тәҗрибә туплыйм. Кайберләренең татарлар белән бәйле булуын, тамырлары татар булуны белеп, аеруча сөенәм.

Күптән түгел генә Мәскәүдә Сергей Жуков иҗатына багышланган җыр бәйгесендә катнаштым. Шулай ук аның турындагы фильмда төшү өчен бәйге уздым. Нәтиҗәдә, үземне Сергей Жуковның иҗатына багышланган «Руки вверх» фильмында күрү бәхетенә ирештем. Ул шушы көннәрдә генә прокатка чыкты. Без аның фанатлары булдык һәм кайчан да булса Сергей Жуков турындагы фильмда төшү – минем өчен ниндидер чынга ашмас бер хыял гына иде. Кечкенә генә эпизодка керсәм дә: «Кадрда сезме ул?» – дип сорап язалар. Шунысы аеруча да куанычлы. Мин үземне сынап карадым һәм уңышка ирештем. Бу вакыйга минем тормышымда бик матур эз калдырачак.

Фото: © Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

Ә инде «Торналар китә» җырына килгәндә, безнең Владимирның концерт директоры Юрий Чистяков (GUNS) белән эшләгәнебез бар иде инде. Бергәләп «Fatality» җырын яздырдык. Ул җыр Владимирга да бик ошады. Соңрак аның белән дә дуэт башкару идеясе туды.

Мин бу төркемне кечкенәдән тыңлыйм, гомумән, безнең буын «Фактор-2» җырларында үсте. Владимир бик күп яхшы сыйфатларга ия кеше икән. Шулай ук ул – искиткеч көчле тавышлы артист, зур хәрефләрдән үз эшенең профессионалы, – ди Динара.

Тумышы белән Казахстаннан булган Владимирга татарча җырлау катлаулы тоелмаган, сүзләрне әйтергә бик тиз өйрәнгән.

Акценты бар, әлбәттә. Ләкин Владимир Германиядә яшәү сәбәпле, безнең җырны әзерләргә һәм яздырырга вакытыбыз аз булды. Әмма ул бу проект өстендә бик теләп эшләде. Владимир өчен хит җырын татарча башкару – үзенең татар-төрки телле тыңлаучыларына хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерү өчен мөмкинлек. Ул үзенең иҗатын яраткан һәр кешегә рәхмәтле. Артист тарафыннан менә шундый бүләк инде бу – бөтен кеше дә ярата торган форматта татар теленең матур булуын, аны сакларга, яратырга, үз телеңдә сөйләшергә кирәк булуны җиткерү. Җырның алдан планлаштырылмаса да, Халыклар бердәмлеге көнендә чыгуында да символик бер мәгънә күрдек. Алга таба яңа уртак проектлар турында уйланабыз, – ди Динара.

Җырга аранжировканы Марат Мухин ясаган. Ул Динара Рәхимованың саунд-продюсеры да булып торуын беләбез. Ә сүзләрен татарчага шагыйрә Гөлүсә Батталова тәрҗемә иткән. Динара үзе өчен җыр текстының тәрҗемәсе әдәби телдә булуын һәм матур яңгыравын теләгән.

Фото: © Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

Динара Рәхимова белән Владимир Панченко дуэтын 16 ноябрь көнне Казанда ишетергә мөмкин булачак. Әлеге җыр Динараның сольный концертлар программасына да керә.

Хәзергә төгәл даталарны әйтеп сөйләргә кыенсынам, чөнки барысы да динамик процесста. Тәкъдим булса, бик теләп, Владимирның концертларында да чыгыш ясарга әзермен, – дип белдерде ул.

Динара соңгы вакытта татар эстрадасыннан югалып торган иде. Әллә кияүгә чыгып, иҗаттан шәхси тормышын алгарак куйдымы икән, дип тә уйлап куйган идек.

Мин үземнең җырлау сәләтемне тагын да яхшырту белән шөгылләнәм, яңа җырлар яздырам, ретро-композицияләрне, халык иҗатын тирәнрәк өйрәнү белән мәшгульмен. Төрле музыкаль юнәлешләрдә үсәсем килә. Үземне артист буларак тагын да камилләштерү стадиясендә дип әйтү дә дөрес булыр. Шәхси тормышымда әлегә үзгәрешләр юк. Бөтен вакытым эш белән үтә. Бәлки шуңадыр, горизонтта «ак атка атланган принц» күренми әле. Һәр нәрсәнең үз вакыты, – дип сөйләде Динара «Интертат»ка.

«Faktor-2» (шулай ук еш кына «Фактор-2» язуы кулланыла) 1999 елның сентябрендә Германиянең Гамбург шәһәрендә оешкан рус-алман төркеме. Россиягә аларны Сергей Жуков алып килә. Аның белән хезмәттәшлек итү егетләргә зур уңыш китерә. Алар «Красавица», «Война» кебек хитлары белән танылдылар. Кыска гына вакыт эчендә коллектив бер буынның чын кумирларына әверелә алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко снялась для Harper's Bazaar и раскрыла тайны личной жизни






НАПИ: за 5 лет на содержание Belgee X70 придется потратить 2,7 млн рублей

В Москве спасли подростка, разрезавшего руку осколком от банки компота

Пять лосей запутались в колючей проволоке в подмосковном лесу, один их них погиб

наши края пяти сонц