Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Өннәремдә кычкырырдай булам: «Кайтарыгыз миңа баламны!»

0

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов гаиләсе ел башында бик зур югалтуга дучар булган иде. Аларның 9 яшьлек кызлары Сәмирә йөрәк авыруыннан вафат булды. Сәмирәнең авыруы аңа 9 ай вакытта ачыклана. Күз карасыдай саклап, кадерләп үстерсәләр дә, язмышка язылганнан качып булмый… Сәмирә, әти-әнисенә мәңгелек яра ясап, арабыздан китеп барды.

Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Әни, арыдым, йоклыйм инде мин, яме, дип китеп барды»

Бу көннәрдә Ленар Кәшафетдинов социаль челтәрләргә бик матур шигырь юллары урнаштырды. Аны Сәмирәнең рухына багышлап драматург, шагыйрь Зөлфәт Хәким иҗат иткән.

«Бик зур рәхмәт, Зөлфәт абый, кызыма багышланган шушы шигырь юллары өчен», – ди Ленар.

«Кызыма»

«Әти!» – диеп әйткән авазыңны

Тәүлек әйләнәсе мин көтәм,

«Кызым!» – диеп дәшәм офыкларга,

Тик кайтаваз гына ишетәм.

Төштә генә алам куеныма,

Төштә генә кочам мин аны;

Өннәремдә кычкырырдай булам:

«Кайтарыгыз миңа баламны!»

Син күкләрдән мине күзәтәсең,

Беләсеңдер җаным газабын,

Сизәсеңдер – ничек озак көттем

Сине алган кышның азагын.

Озын түгел гомер Җир йөзендә…

Томан саргач гомер болынын,

Җаным очар Киек Каз Юлыннан,

Кочакларга газиз баламны.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Три теннисиста из топ-20 ATP снялись с турнира в Акапулько из-за пищевого отравления






На конгрессе по пчеловодству в Москве обсудили продовольственную безопасность

Экс-генпрокурор Скуратов: Березовский мог предотвратить убийство Влада Листьева

Экс-генпрокурор Скуратов: у Березовского был шанс предотвратить гибель Листьева

Как обустраивать Россию после завершения СВО: итоги форума ЛДПР «Плечом к плечу. За Русскую Победу!»