Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Япь-яшь егет һәлак: бер кулында телефон, икенче кулы батареяда

0

Новосибирск шәһәрендә 23 яшьлек экспедитор Сергей Х. ток сугудан һәлак булган. Фаҗига 24 октябрьдә арендага алынган фатирда була. Аның мәетен эштән кайткан дус кызы таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул миңа шалтыратып, Сережа һәлак булуын әйтте. Урынга «ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Табиблар Сережаны караган. Аннары тикшерүчеләр һәм коткаручылар килеп, фатирда электр тогын сүндергәннәр», – ди Сергейның анасы.

Егетне сәер позада табалар. Аның кулы батареяда була, икенче кулында телефон ята, ул зарядкага тоташтырылган.

«Сережа яткан килеш телефоннан сөйләшкәндер, шул чакта бер кулын батареяга куйгандыр, дип уйлыйм. Улымны ток суккан, диделәр. Аның кулы имгәнгән, битендә пешкән урын бар. Телефон зарядкада булгангадыр, диләр. Мин, телефон аркасындадыр, дип уйламыйм. Зарядка блогы, шнур эремәгән. Ток батареядан узгандыр», – ди мәрхүмнең әнисе.

Җинаять эше ачмаганнар. Телефонны экспертизага алып киткәннәр. «Тикшерүчеләр криминал булмавын әйтте. Мин риза түгел, улымның үлемендә гаеплене табуларын телим», – ди әни кеше.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: как можно предотвратить появление морщин во время сна

ДАНА ПАРИМБЕТОВА: "Говорить о полноправной конкуренции нейросети с авторами пока рано"

Афиша Tverlife: интересные события выходных с 7 по 9 февраля

Сбой фильтра. Онколог Романов назвал предпосылки развития рака печени