Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә барганда, пациент фельдшерны үтергән

0

Иркутск өлкәсендә исерек пациент «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә барган чакта фельдшерны үтергән. 35 яшьлек Александрның 2 баласы һәм хатыны калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Улькан бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Александр 22 ноябрьгә каршы төндә эштә һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, аны пациент ир-ат үтерә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы чакыру буенча бара һәм 53 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китә. Бу кеше Казачинско-Ленский районында вахта белән эшли. Ул исерек була, агрессив кылана. Хастаханәгә барганда талаш чыга. Ярсыган вахтовик фельдшерның күкрәгенә пычак кадый һәм машина йөртүчегә дә яный башлый. Йөртүче качып котыла ала. Һөҗүм итүче ир-ат исә качып китә.

Яраланган Александрны узып баручы машина белән хастаханәгә илтәргә маташалар, ләкин ул үлә.

«КП» белешмәсе буенча, фаҗигага кадәр генә Александр юбилеен бәйрәм иткән. Өйдә аны хатыны белән 2 баласы көтә.

«Эшләгән чорда ул үзен җаваплы, башкаручан хезмәткәр итеп күрсәтте. Александр Вячеславович пациентларга игътибарлы булды, ситуациягә кагылышлы файдалы киңәшләрен бирә иде. Аны хезмәттәшләре дә, пациентлар да яратты», – ди җитәкчеләре.

Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Российская теннисистка Потапова вышла в финал турнира в Румынии






«Без диаспоры не обошлось»: прокуратура просит отменить приговор мигранту-педофилу

Прокуратура проверит "Уральские авиалинии" после ошибочного сообщения о переносе рейса

HR-эксперт Чукина: зарплата в сфере услуг составляет около 100 тыс. рублей

Си Цзиньпин приедет на празднование Дня Победы в Москву – посол РФ в Пекине