Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Дөньяда беренче булып бит күчереп утырту буенча операция ясаткан ир-ат өйләнә

0

2018 елның июлендә Америкада яшәүче Джо ДиМеоның тормышы икегә бүленә. Төнге сменадан соң ул машинасында кайтканда йоклап китә, коймага бәрелә, һәм автомобильгә ут каба. ДиМеоны машинадан авария шаһитлары чыгара, әмма аның тәненең 80 проценты пешкән була, дип яза «Комсомольская правда» сайты Телеграм-каналында.

Ирне медикаментоз комага җибәрәләр, бармак очларын ампутациялиләр һәм 20дән артык реконструктив операция ясыйлар. Ә 2020 елның августында Джога бит һәм ике кул күчереп утырталар. Һәм ул тарихтагы беренче шундый кеше була. Операция 23 сәгатькә якын бара, ә моның уңышлы тәмамлану шансы нибары 6 процент кына була. Тик барысы да уйлаганнан яхшырак килеп чыга, һәм ир-ат тулы канлы тормыш алып бара башлый.

Операциядән соң Джо 45 көн реанимациядә ята, ә соңыннан тернәкләнү чоры башлана. Ул кабаттан елмаерга, күзләрен ачарга һәм кулларын хәрәкәтләндерергә өйрәнә башлый.

Джоның тарихын ишетеп, 33 яшьлек Джессика Коби аңа социаль челтәрдә яза. Озак та узмый, алар арасында романтик мөнәсәбәтләр башлана. Шушы көннәрдә ДиМео Джессика белән ярәшүе турында хәбәр итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев проиграл Ковачевичу в полуфинале турнира в Монпелье






В Астрахани мужчина напал на девочку на улице и пытался ее изнасиловать

РФС избрал новый состав Исполнительного комитета. В него вошли Гинер, Ротенберг и еще 22 человека

Миллиарды потребовали обратно // Осуждены фигуранты дела о растрате средств банка «Развитие»

Вратарь ЦСКА Илья Помазун перешел в московский «Спартак»