Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Путин махсус операциядәгеләрнең кредит бурычларын юкка чыгару турында карар кабул итте

0

Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларның кредит буенча бурычларын бетерү турында карар кабул итте. Бу карар нигезендә, 10 миллионга кредитлар буенча бурыч туктала.

Бу канун кемнәргә кагыла:

- мобилизацияләнгәннәргә;

- махсус операциядә кимендә 1 ел катнашырга контракт төзегән хәрбиләргә;

- призыв буенча алынып, кимендә 1 елга махсус операциядә катнашырга контракт төзүчеләргә;

- аларның хатыннарына.

Кредит тукталу шартлары:

- кредитны кайтару турында суд карары 2024 елның 1 декабренә кадәр кабул ителгән булса;

- кредит суммасы контракт төзегән көнгә 10 миллион сумнан артмаса.

Шушы шартлар үтәлгәндә, суд карары (исполнительное производство) туктала.

Суд приставларына килгән производство махсус операциягә алынган хәрби (контрактник, мобилизацияләнгән) һәлак булса, суд тарафыннан һәлак булган дип табылса, яки I төркем инвалид калса да юкка чыгарыла.

Суд приставларына килгән производство хәрби махсус операция зоналарына янәшә булган өлкәләрдәге Росгвардия, Эчке эшләр органнарынада хезмәт итсә, өлешчә яки тулысынча да юкка чыгарылырга мөмкин, диелгән.

Бурыччлар юкка чыгарылмый торган очраклар:

- кеше башка гражданинның гомерен өзеп, балаларын, ул тәрбияли торган кешеләрне керемсез калдырганда һәм суд тарафыннан акча түләргә тиеш дип табылганда;

- кеше сәламәтлегенә зыян салып, шуңа компенсация түләргә тиеш дип табылган очракта;

- коррупцион характердагы җинаятьләрдә гаепләнеп, бурычы барлыкка килгән булса.

Канунда кредит буенча бурычларның ташламалы срогы да кертелә. Ул контракт срогы беткәнче яки мобилизация беткәнче дәвам итәчәк.

Закон үз көченә 2024 елның 1 декабрендә керә.

Карарны сылтамага кереп укый аласыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла во второй круг турнира WTA в Аделаиде, обыграв Синякову






Психолог назвала способы вернуть рабочее настроение после новогодних праздников

Заморозка русских активов незаконна. Глазьев задал неудобный вопрос властям о Западе и силе

Шольц отверг план Трампа: 200 млрд евро на оборону — слишком дорого для Германии

В Госдуме призвали певца Алексея Воробьева вернуться из США в Россию