Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Фирдүс Тямаев футболкасын салып тамашачылар өстенә аткан, хатыннар тарткалаша башлаган

0

Фирдүс Тямаев Нефтекамскида концертында төшерелгән видеоны күрсәтте. Анда ул сәхнә буйлап чыдаша алмагандай арлы-бирле йөри, әле белештермичә сикерә, аннары футболкасын салып, тамашачылар өстенә ата, кызлар исә футболка өчен тарткалаша башлый.

«Бу җүләрне бүтән дискотекага чакырмагыз! Коточкыя энергетика!» – дип язган җырчы видеоны шәрехләп.

Видеоны караучылар ике төркемгә бүленгән. Беренчесе җырчының бу гамәлен тәнкыйтьләсә, икенче төркемнең кәефе күтәрелгән.

«Моның башы бөтенләй китә. Артык кылана инде, җүләр дигән саен»,

«Әллә футболка өчен сугыштылар инде. Әй Аллам, егетләребез кан коя, ә болар шайтан туе ясый»;

«Бу артык инде. Мондый тәртибе белән тамашачыларга хөрмәт юк»;

«Дөнья исәре, ир кешенең шулай кылануы килешми»;

«Хатын-кызларның башы киткән Тямайдан»;

«Бөтенләй чишенеп бетә күрмәсен инде», – дип шаккаткан бер төркем.

«Ошамаса карамагыз инде», «Нинди тәнкыйть инде. Тормыш болай да соры, гомер уза ул, күңел ачсыннар. Аны бик яраталар, мин дә олы яшьтә булуыма карамастан шул исәптә. Син супер, сәламәтлек сиңа», – дип каршы төшүчеләр дә бар.

«Бу әкәмәт булды. Бу хәлнең беркайчан да булганы юк иде», «Текә булды», «Аякларыңны сакла инде», «Күптән болай көлгәнем юк», – дип шаккаткан тамаша кылучылар да, җырчыны кайгыртучылар да бар

«Мин күркәләргә шулайрак ашарга бирәм» дип чагыштырган берәү Тямайның футболкасын халыкка өстенә атуын.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев отказался от второго сета четвертьфинального матча на турнире ATP






Московские театры зафиксировали стабильный спрос на билеты

Всероссийский турнир по ПОДА-футболу на электроколясках впервые прошел в Дзержинске

В России разработали систему автоматизации рекламы в Telegram на основе нейросетей

Будет трудно? Ура! БАМ стал для старооскольца символом энтузиазма и единства