Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Дөньядагы иң озын һәм иң кыска буйлы ике хатын-кыз очрашкан

0

Лондонда дөньядагы иң озын буйлы һәм иң кыска буйлы хатын-кыз очрашкан. Төрек веб-дизайнеры һәм Һиндстаннан актриса-блогер чәй эчә-эчә гәпләшкән, дип яза «Guinness World Records» сайтына сылтама белән «Российская газета».

Төркиядә яшәүче Румейса Гелджи бүген планетадагы иң озын буйлы хатын-кыз булып санала. 27 яшьлек кызның буе – 215,16 см. Аңа сирәк авыру – «Уивер синдромы» диагнозы куела. Бу авыру булганда гәүдә бик тиз үсә, һәм сөякләр деформацияләнә.

Шулай ук Румейсаның башка рекордлары да бар: ул – иң зур куллы, иң озын аркалы һәм иң озын колаклы хатын-кыз.

Ә дөньядагы иң кыска буйлы хатын-кыз – Һиндстанда яшәүче 30 яшьлек Джоти Амджи, аның буе – 62,8 сантиметр. Аның диагнозы – «ахондроплазия», ягъни сөякләр үсеше бозылу.

Аларның буйлары аермасы 152,36 сантиметр булса да, бу ике кыз тиз дуслашкан, бер-берсе белән тормыш тәҗрибәләрен уртаклашкан. Алар сүзләренчә, уртак кызыксынулары да байтак булган, мәсәлән, икесе дә мода, макияж, маникюр һәм төрле бизәнү әйберләре ярата икән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко получила угрозу от Елены Рыбакиной






Насколько важен Эрдоган для России? Пинчук прояснил особенности турецкой политики

Андрей Рожков прокомментировал шутку комика Останина про инвалидов

Приоритетный проект. Сергей Собянин осмотрел ход реставрации «Ударника»

Врачи Центра Рошаля спасли мальчика, отравившегося снегом с химреагентами