Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Махсус операциядәге Радик Динәхмәтовтан җырлы сәлам

0

Махсус операциядә хезмәт итүче җырчы, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, җырлы сәлам юллады.

«Бу җырымны әнкәйләргә багышлап яздырдым. Әниләргә без бәйрәм көнендә генә түгел, һәр көн саен рәхмәтле булырга тиеш. Сәламәт булсыннар, балалары бары тик яхшы хәбәрләр белән генә куандырсын», – дип язып җибәрде ул безгә. «Безнең барысы да тәртиптә, Аллаһка шөкер. Хәлләребез әйбәт. Хезмәтебез җиңүгә таба бара», – дип тә күңелне җылытты ул.

Радик Динәхмәтов махсус операциягә үз теләге белән 2023 елның җәендә киткән иде. Ул анда санитар-йөртүче булып хезмәт итә. Җырчы әле күптән түгел генә танкистлар полигонына командировкага җибәрүләрен дә хәбәр итте. Ул анда декабрь уртасына кадәр булачак.

«Хәрбиләрне танктан эвакуация уздырырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәбез. Медротабызның табибы да безнең белән. Һәр көн саен полигонга инструкторларны алып барабыз. Минем бурыч – машинамның төзек, җылы булуы һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәрбиләр янына барырга әзер тору. «УАЗ»ик машинасы белән горурланам, гомеремдә аның руле артына утырганым юк иде. Вәт шәп машина икән. Мондагы юлларны үтә алуына да «афәрин» диясе генә кала. Танклардан соң калган юлларны күз алдына китерәсездер.

Кыр шартларында, блиндажда яшибез. Көне-төне чиратлап мич ягабыз, чәй куябыз. Танк экипажы егетләре барысы да молодец, рухлары көчле, курыкмыйлар. Мин, үз чиратымда, аларга рухи яктан да ярдәм итәргә тырышам. Флейтам, колонкам гел үзем белән. Вакыт булган саен, уйнап, җырлап, күңелләрен күрәм. Туганнарына җырлы сәлам юллавымны да сорыйлар, бервакытта да баш татканым юк», – диде җырчы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла во второй круг турнира WTA в Аделаиде, обыграв Синякову






Юрист Савченко объяснил, как получить компенсацию за полис ОСАГО

Облачность и гололедица ожидаются в Москве 9 января

Гидрометцентр сообщил, что в четверг в Москве будет гололедица и до 2°C

Орпо назвал теневой флот России большой проблемой в Балтийском море