Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Урамда очратсам, битеңә төкерәм» – Рәзилә Динмөхәмәтова Шәрапҗан төркеменнән киткән

0

Татар эстрадасы артисты, юморист Рамил Шәрапов командасында 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәмәтова үзенең төркемнән китүе турында хәбәр итте. Ул, бергә эшләгән хезмәттәшләрен гаепләп, социаль челтәрләрдә зур гына язма урнаштырган. Рәзилә коллегаларын үзе турында төрле гайбәтләр таратуда, ямьсез сүзләр сөйләүдә, көнчелектә гаепли. Аның сүзләренчә, ул соңгы елны төркемдә зур авырлык белән эшләгән.

«Дно! Димәк, барысы да мине куа! Мин бүтән дәшмәскә җыенмыйм! Мин үземне чүплектән тапмадым! Мин инде ул төркемдә эшләмәсәм дә, миңа бик күп төрле имеш-мимешләр килеп ирешә. МИН, С... БАРЫСЫН ДА ИШЕТӘМ! Мине һаман тынычлыкта калдыра алмыйлар! Минем уйлавымча, барысы да кем турында сүз барганын аңладылар (шш), әлеге циркны һәм үзен анда «директор» дип таныткан клоунны хәтта зур хәрефтән дә язасы килми. Беренчедән, мин беркайчан да үземә яхшы булган урыннан китмим! Икенчедән, минем өчен һәр эштә коллектив һәм коллективтагы атмосфера беренче урында тора.

Башлыйк: соңгы елны мин бик зур авырлык белән эшләдем, чөнки минем «яраткан» коллективым минем артымда әллә нәрсәләр сөйләп йөргәнен белдем. Мин үземнән көнләшүләрен белә идем, ул – карашлар, аралашу, мөнәсәбәт аша сизелде. Минем шәхсән үземә дә: «Сине талантлы булуың аркасында күралмыйлар», – дигәннәре булды, ләкин ул вакытта мин моңа игътибар бирмәдем. Мине сәхнәдә күргән кешеләр минем бирелеп эшләвемне белә. Бу – үземне мактау түгел, ә концерттан соңгы шәхси тойгылар. Концерттан соң син тәмам хәлдән тайган, тәнеңне сизмисең, арыган, сузылып ятудан башка бернәрсә дә эшлисең килми.

Фото: © Рәзилә Динмөхәмәтованың шәхси архивыннан

Концерт алдыннан һәр көнне репетицияләр, аннары 3 сәгатьлек концерт, репетицияләр һәркөнне! Откатанный концерт! Син инде бөтен әйберне яттан беләсең, ләкин үзләренә ышанмаган кешеләр барыбер тагын-тагын репетиция үткәрә, мин үземә ышанам! Миңа һәр ел бию кую бер тенденциягә әйләнде, ләкин сез миңа әлеге биюләр нинди көчкә килүен күз алдына да китерә алмыйсыз. Мин биюче түгел, әлеге концертлардан соң минем аякларым, тәнем ни дәрәҗәдә авыртканын мин үзем генә беләм. Минем бөтен ишеткәнем: «Артист үзен формада тотарга тиеш!» – дигән сүзләр иде. Нинди форма турында сүз бара? «Дорогой», без синең белән төрле авырлык катергорияләрендә, минем формам инде 10 елдан артык үзгәрми, ник син мине һаман терелтергә телисең?

Әле эшем өчен яхшы акча түләсәләр, сораулар булмас иде. Ләкин кемдер хәерчеләнергә ярата.

Корпоративлар... мммм... булды минем эш тәҗрибәмдә бер тапкыр. Хатыннар, сезгә мөрәҗәгать итәм, артист ирләрегезне үзләрен генә беркайчан да корпоративларга җибәрмәгез, алар яшь кызларга бәйләнә, һәм сез моның турында беркайчан да белмәячәксез. Миңа да бәйләнделәр, ләкин өйләнгән ирләр мине кызыксындырмый. Үзләре үк җәй көне мине кызлар белән «йөри» дип сөйләделәр, күптән түгел, бала туу белән котладылар, кызык, әйеме? Мин моның турында белми дә идем.

Мине халык сораганда, тагын нәрсәләр уйлап табарлар икән? Миңа көнләшеп, минем турында теләсә нәрсә сөйләп йөрүләрен танымаслар инде.

Нәтиҗәләрен үзегез ясагыз. Кызганыч, мин тормышымның матур елларын кирәкле кешеләр белән үткәрмәгәнмен. Әлеге клоунаданың баш клоунына мөрәҗәгать итәм: Үзеңнең б...да тончыкма. Әгәр сине берәр урамда очратсам, битеңә төкерәчәкмен! Отвечаю!

P.S. Бу – әле әлеге коллективта 5 елда булган хәлләрнең кечкенә өлеше генә. Мин, нәрсә генә булса да, гомерем буе дөреслек өчен көрәшәчәкмен», – дип язган Рәзилә.

Рамил Шәрапов һәм «Шәрәпҗан» төркемендә эшләүче башка артистлар әлеге хәл турында үзләренең фикерләрен әлегә җиткермәделәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российским теннисистам будет сложно остаться в топ‑10 рейтингов WTA и ATP, считает Чесноков






Совещание с представителями «Объединения культурных и досуговых центров Центрального административного округа»

Песков: Россия готова к сотрудничеству для стабильности в Арктике

В Москве рассказали о достижениях в дорожном ремонте за 2024 год

«Такие оттепели – это совсем, очень плохо!»: как циклоны «заливают» Татарстан январским дождем со снегом