Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Энгель Фәттаховка тагын бер гаепләү белдерелде

0

Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттаховны хезмәт вазифаларын арттыруда гаеплиләр. Бу – элекке түрәгә карата ачылган җинаять эшендә бишенче эпизод булды, калган дүртесе ришвәт алуга кагыла, дип яза Сhelny-biz сайты.

Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов «Чишмә» ООО директорын (ул вакытта компанияне Рәфыйк Сәхәбетдинов җитәкләгән була) корылмаларны һәм махсус техниканы үз контролендәге «Чишмә агрофирмасы»ына тапшырырга мәҗбүр итә. Милекнең гомуми суммасы – 128 миллион сум булган. Бу – 2016-2017 елларда, Фәттахов республиканың мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә була, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Хокук сакчылары версиясе буенча, беренче эпизод – үзенең Актаныш авылындагы йортын реконструкцияләү рәвешендә, «Спецстрой» компаниясеннән 21,8 млн сум ришвәт алуга кагыла. Моңа алмаш итеп, ул берничә объектка, шул исәптән муниципаль объектларга төзелеш подрядлары алырга ярдәм иткән. Соңрак җинаять эшендә икенче эпизод барлыкка килде – монысы төзелеш компаниясеннән тагын 2,4 млн сум ришвәт алу. Өченче эпизод – 14,1 млн сум. Тикшерү версиясе буенча, ул, моңа алмаш итеп, «Мастерстрой» компаниясенә гомуми суммасы 209 миллион сум булган 3 подряд төзүдә ярдәм күрсәткән. Төзелеш эшләре Чаллыдагы һәм Актаныш районындагы объектларда алып барылган.

Дүртенчесе – Актаныштагы котел һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтә торган оешмага ярдәм иткән өчен 140 мең сум ришвәт. Тикшерү версиясе буенча, Актаныш районы карамагында булган 12 котелны бушлай куллануга биргәннәр. Бу җинаять Энгель Фәттахов район башлыгы булып эшләгәндә кылынган.

Хәзер Фәттахов СИЗОда утыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Останавливаться не собирается: Андреева идёт по стопам Шараповой и к маю может ворваться в топ-5 рейтинга WTA






В Калуге прошел Межрегиональный кооперационный форум «Производство и импортозамещение» (видео)

Только 130 экскурсоводов в Мурманской области имеют аттестацию

El Pais: появились признаки, что Трамп отвернулся от Евросоюза

В Латвии хотят запретить русские субтитры к фильмам